+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 декабрь 2020, 22:07

Республикада изоляциядә булган пенсионерлар COVID-19 белән сирәгрәк чирли башлаган

Башкортстанда изоляция чорында олы яшьтәгеләр арасында коронавирус белән авырганнар саны 10 процентка кимегән.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 10 ноябрьдән республика Башлыгы указы буенча төбәктә 65 яшьтән өлкәннәр, шулай ук хроник авырулары булганнар өчен изоляция режимы гамәлгә кертелде.
Аларга көндезге сәгать 11дән төшке 1гә кадәр урамда йөрергә яки магазинга барып килергә рөхсәт ителә.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, чикләүләр кертелгәннән соң өлкәннәр арасында коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 10% диярлек кимегән. Шушы категориягә караган гражданнарның COVID-19 билгеләре белән медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләре азайган. Мәсәлән, узган тәүлектә республикада COVID-19 йоктыруның 142 очрагы теркәлгән. Авырууларның гомуми саны - 14 548 кеше. Шул ук вакытта 12 140 пациент савыккан, аларның 131-е – соңгы тәүлектә.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/news/1529149-v-bashkirii-pensionery-nakhodyas-na-samoizolyatsii-stali-rezhe-zabolevat-koronavirusom/
Фото: Валерий Шахов
Читайте нас: