+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 декабрь 2020, 22:27

«Сөт кухнясы» ачылды

Агымдагы елның язында республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Башкортстанда кайчандыр онытылган сөт кухнялары программасын үстерә башладылар. Моның өчен республика ике йөз миллион сумга якын акча тотты. Уфада цехларны реконструкцияләделәр, Белорет, Стәрлетамак, Нефтекама һәм Октябрьскийда яңа заманча производстволар төзелде.

Бүгенге көндә БР «Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесе тәүлегенә 5 тоннага якын сөт җитештерү куәтенә ия цехлар, сөт продукциясе һәм коры катнашма өләшүнең 101 пункты булдырды. Башкортстанда льготалы категориядән 23,5 меңгә якын бала, шулай ук 557 йөкле хатын-кыз һәм күкрәк сөте имезгән аналар бушлай нигездә продукция ала.
Шушы көннәрдә безнең районда да «сөт кухнясы»ның яңа өләшү пункты ачылды. Ул авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында (Бакалы авылы, Ленин урамы, 110) урнашкан. Сөт продукциясе бирүнең яңа пунктында халыкка уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен барысы да эшләнгән. Бинада җиңелчә ремонт үткәрелгән, керү ишеге алыштырылган, баскыч маршы киңәйтелгән, пандус монтажланган. Биредә сөт продукциясен 142 кеше бушлай алачак. Бу - 140 сабый һәм ике имезүче әни. Өләшү ноктасында шулай ук сөт продукциясен бушлай алу өчен документлар рәсмиләштерергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, мохтаҗ булган гражданнар - йөкле хатын-кызлар, күкрәк сөте имезгән әниләр һәм гаилә кереме яшәү минимумыннан түбән булганда өч яшькә кадәрге балалар (бу бер кешегә 10 мең сумга якын) бушлай продукция алырга хокуклы.
Читайте нас: