+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
2 декабрь 2020, 22:15

Студентлар башкорт теле буенча белемнәрен күрсәтте

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында башкорт теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды.#БашЯз2020#ДеньБашкирскогоЯзыка2020#БашкортТеле2020#Баштел2020

Һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында башкорт теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды.Агымдагы елның 25-27 ноябрендә Мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында башкорт теле буенча бәйге оештырды.Олимпиада быелгы Башкорт теле елына, 14 декабрьдә билгеләнәчәк Башкорт теле көненә багышланган республика чаралары кысаларында узды. Чараның төп максаты — башкорт теле һәм әдәбияты буенча тирән белемле, сәләтле студентларны ачыклау, милли мәдәниятнең иң мөһим өлеше буларак, башкорт теленә хөрмәт тәрбияләү.Олимпиада ике юнәлештә – башкорт телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүче студентлар арасында аерым оештырылды. Ул өч өлештән торды. Беренче турда студентлар тест сорауларына җавап бирде, икенчесендә билгеле темага инша язды, соңгысында проектларын яклады.Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында, олимпиада, электрон ресурслар мөмкинлекләрен кулланып, дистанцион форматта үткәрелде.Олимпиадада 66 һөнәри белем бирү оешмасыннан 525 студент катнашты. Нефтекама нефть колледжы һәм Уфа күппрофильле һөнәри колледжы студентлары җиңүчеләр дип табылса, Сибай, Уфа, Бәләбәй, Ишембай, Нефтекама һөнәри уку йортлары укучылары призерлар исемлегендә булды.Республика колледжларында белем алучы студентларның 33524е башкорт телен — дәүләт теле, 7297се туган тел буларак өйрәнә. Шулай ук туган тел буларак татар һәм чуваш телләре дә өйрәтелә. Урта һөнәри белем бирү оешмаларында 190 башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә.Фото: education.bashkortostan.ru
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Studentlar-bashkort-tele-buencha-belemn-ren-k-rs-tte-571409/
Читайте нас: