+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 декабрь 2020, 22:06

Бәлагә тарымас өчен кышкы чорда үтәү зарур булган 15 кагыйдә

Аларны үтәп, сез 2020 елны имин кичереп кенә калмыйча, якыннарыгыз турында да кайгырта алачаксыз. Шулай итеп, нәрсәләр эшләргә кирәк:

Аларны үтәп, сез 2020 елны имин кичереп кенә калмыйча, якыннарыгыз турында да кайгырта алачаксыз. Шулай итеп, нәрсәләр эшләргә кирәк:
... машина астына кермәс өчен
– Яңгыр, кар яуганда һәм бозлавыкта автомобильнең тормоз юлы берничә тапкырга арта. Хәтта ул ерак һәм сез юлны аркылы чыгып өлгерәчәксез кебек тоелса да, якынлашып килгән машинаны үткәреп җибәрегез.
– Юлга якын йөрмәскә тырышыгыз һәм, җәяүлеләр кичүе булса да, аннан йөгереп чыкмагыз. Машиналарның көпчәкләре астыннан еш кына вак ташлар һәм боз ватыклары оча, ә кар-су боткасы астында юлда чокырлар яшеренә. Сезне урап узарга тырышып, шофер кинәт рульне борачак һәм машина салулый башлаячак. Тротуарның читеннән йөрегез: анда гадәттә тайгак булмый, кар көртләре дә якынрак — берәр нәрсә була калса, алар егылуны йомшартачак.
— Балага ак, сары, кызыл һәм күз күремен чикләүче зур капюшонсыз якты кием сатып алыгыз. Йөз сумыгызны кызганмагыз — киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар да булсын. Алар ерактан ук күренеп тора һәм юл-транспорт һәлакәтенә тару ихтималлыгын 85 процентка киметә. Мондый элементлар киемдә җирдән 80-100 сантиметр югарылыкта урнаштырылган очракта, алар машина йөртүчеләргә яхшырак күренәчәк.
... егылмас һәм сындырмас өчен
– Температураның даими үзгәреп торуы сәбәпле, урамнар еш кына шугалакка әйләнә. Егылмас өчен, түбән үкчәле яки бөтенләй үкчәсез, резиналы рельефлы табаны булган кышкы аяк киеме сатып алыгыз.
– Аяк киеме һәм хуҗалык кибетләрендә бозлавыкта кия торган махсус җайланмалар сатыла. Болар — аяк киеме башына һәм үкчәсенә кидерелә торган кечкенә генә шиплы җайланмалар, алар егылмаска ярдәм итә. 200-600 сум торалар. Егылганда еш кына сөякләрен сындырган өлкәннәр өчен алар аеруча файдалы.
– Бозлы юлдан түбәндәгечә атлагыз: аякларыгызны җилкәләрдән бераз киңрәк итеп куегыз, тезләрегезне бераз бөгегез, вак адымнар белән хәрәкәт итегез. Аяк башына түгел, бөтен табанга басыгыз. Әйе, бу бераз уңайсыз һәм тимераякта шуучы аюга охшап тора. Аның каравы, өйгә исән-имин кайтачаксыз.
– Беркайчан да кулларыгызны кесәдә тотмагыз, аларны самолет канатлары кебек як-якка җәю җитди имгәнүдән саклаячак.
– Егылудан котылу мөмкин түгел икән, кулларны ян якка кысып, бер якка егылырга тырышыгыз. Шулай иткәндә, имгәнү ихтималлыгы кими. Әгәр сез йөз белән алга егыласыз икән, кулларыгызны күкрәгегезгә кысыгыз һәм бөкләгез. Турыга сузылган кулларыгызга егылсагыз, беләгегезне сындыру куркынычы бар. Артка егыласыз икән—терсәкләрне өскә күтәрегез, кулларны мөмкин кадәр җәегез, иягегезне күкрәккә кысыгыз.
… туңмас өчен
– Урамда температура плюс булса да, көчле җил һәм дымлылык югары икән, туңарга мөмкин.
– Урамга чыгар алдыннан калорияле ризык ашагыз. Бу энергияне сакларга ярдәм итәчәк. Ә менә кайнар һәм бигрәк тә спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый: бу кан тамырларын киңәйтә, җылы тиз югала һәм сез өшиячәксез.
– Әгәр урамда озак йөрергә җыенсагыз, металлдан эшләнгән бизәнү әйберләрен салыгыз. Алар тиз суына һәм тән тиресен өшетә. Кат-кат киенгән булсагыз, җылылык та шуңа бәрабәр яхшырак саклана. Ике тапкыр калынрак булган бер свитерга караганда ике кат свитер кию хәерлерәк. Беренче катлам кием тәнгә тыгыз тиеп торырга тиеш. Иркен аяк киеме сайлагыз — ул тыгыз булса, аяклар тиз өшиячәк. Перчаткалар урынына бияләй киегез, аларда куллар тиз өшемәячәк. Аларны урамда түгел, ә подъездда ук киегез. Шулай иткәндә җылылык озаграк сакланачак.
– Туңган борын һәм бармакларны кайнар су астына тыкмагыз һәм кар белән ышкымагыз, акрынлап җылынырга кирәк.
... йортны яндырмас өчен
– Һәр приборның үз куллану вакыты бар. Гадәттә, бу 10 ел. Сезгә «бабагыз үзе ясаган» җылыткыч ничек кенә кадерле булмасын, бервакыт аны музейга озатырга һәм яңасын — матурын һәм хәвефсезен алырга кирәк. Нигездә, янгыннар кулдан ясалган җылыткычлардагы кыска ялганыш аркасында килеп чыга. Тагы да эчкән кешеләрнең түшәктә тәмәке тартуыннан. Ләкин монысы сезнең турыда түгелдер, дип өметләнәбез.
– Розеткаларга берьюлы берничә приборны ялгамагыз, бигрәк тә җылыткыч кебек күп энергияне сарыф иткәннәрен. Электрүткәргеч йөкләнешне күтәрә алмаячак. Беркайчан да электр җылыткычын төнгә кабызып калдырмагыз, аны кием киптерү өчен кулланмагыз.
– Әгәр сез аз керемле яки күп балалы гаилә, күптән түгел балагыз туган, сез 55 яшьтән өлкәнрәк һәм үзегез генә яшисез икән, бушлай янгын извещателе алу хокукыгыз бар. Элемтә өчен телефон номеры: 8 (347) 272-00-24 (Янгыннарны кисәтү үзәге). Әгәр дә ташламаларга ия булучылар исемлегенә кермәсәгез, шулай ук зарар юк — извещатель нибары өч йөз сум тирәсе тора. Бу — ике саморез ярдәмендә түшәмгә беркетелүче тартмачык. Елына бер тапкыр аның батареясын алыштырырга кирәк, шул гына. Аның каравы, мондый извещательләр инде йөзләгән гомерне, шул исәптән кечкенә балаларны коткарды.
Инфографика
Автомобильнең тормоз юлы (сәгатенә 60 километр тизлектә):
Коры асфальт — 20 м
Юеш асфальт — 35 м
Кар — 70 м
Боз — 140 м
Караңгы вакытта җәяүлене күрү аралыгы:
Кара кием — күренми
Зәңгәр кием — 15 м
Кызыл кием — 25 м
Сары кием — 35 м
Ак кием — 55 м
Яктылыкны чагылдыручы элементлар — 130 м
Читайте нас: