+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 декабрь 2020, 21:31

Студент-медикларга коронавируска каршы көрәштә ярдәм иткәннәре өчен акча түләнә

Русиядә коронавирус инфекциясе таралган чорда сәламәтлек саклау системасына ярдәмгә килгән студент-медикларга махсус социаль түләүләр билгеләнде. Кичә премьер-министр Михаил Мишустин студентларга түләү өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлде. Матди дәртләндерү ноябрь һәм декабрь айларында эшләгән өчен бирелә.

Президент Владимир Путин кушуы буенча, югары уку йортлары студентларына һәр айга – 10 мең, ә урта һөнәри медицина белеме программалары буенча укыганнарга җиде мең сум түләнә.
Студентларга ноябрь өчен акчаны – декабрдә, ә декабрь түләүләрен елның азаккы эш көнөннән дә соңгы калмыйча күчерергә тиешләр, дип хәбәр итте «Российская газета».
Әлеге вакытта Башкортстан дәваханәләрендә һәм поликлиникаларында төрле вазифаларда 1 200дән артык ординатор эшли. Агентлыҡ хәбәр иткәнчә, октябрдә терапевларның эше күп булыына бәйле Башкорт дәүләт медицина университетыннан 150 студент-ординатор һәм югары курс студентлары Уфа поликлиникаларына эшкә җибәрелде. Резервта тагын 200 студент бар, алар медицина оешмаларының соравы буенча эшкә тотынырга әзер.
Чыганак: https://www.bashinform.ru/news/1529399-studentam-medikam-budut-platit-za-pomoshch-v-borbe-s-koronavirusom/
Читайте нас: