+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 декабрь 2020, 20:01

Пицца рецепты

Камыр:1 чәй калагы коры чүпрә150мл жылымса су100мл үсемлек мае0,5чәй калагы тоз1чәй калагы шикәр комыОн

Камыр:
1 чәй калагы коры чүпрә
150мл жылымса су
100мл үсемлек мае
0,5чәй калагы тоз
1чәй калагы шикәр комы
Он
Чүпрәне жылымса суда эретәбез, калган ингредиентларны кушып йомшак камыр басабыз. Онны чамалап салыгыз, камыр каты булмасын.
Эчлекне төрлечә әзерләргә була.
Мәсәлән, шакмаклап туралган пешкән тавык ите
Телемләнгән помидор
Телемләнгән тозлы кыяр
Вак угычтан чыгарылган сыр
Каймак яки майонез
Камырны кул белән генә таба төбенә жәясең һәм катлап эчлекне саласың. Пицца 180 Ска кадәр жылытылган духовкада 20мин чамасы пешә.
Тәмле булсын!
Чыганак: @tatar.recept
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/пицца-питание-фаст-фуд-muzarella-1317699/
Читайте нас: