+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 декабрь 2020, 22:59

Якташыбыз каберенә чәчәкләр

25 ноябрьдә, Бакалы җире патриоты, шагыйрь һәм прозаик Мияссәр Басыйровның туган көнендә, Иске Балыклы авылында аның каберенә чәчәкләр салу оештырылды.

Чарада муниципаль район Советы секретаре, М.М.Басыйровның якташы З.С.Зыязетдинов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы О.А.Ефимов, Ахман авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.С. Зәйнуков, авыл старостасы һәм актив, авылдашлары катнашты.
Анда шагыйрьнең тормышына, әнисе Тайбә апага бәйле күп җылы хатирәләр яңгырады. Авылдашлары М.Басыйров турында истәлекләр белән уртаклашты. Ул эчкерсез, ачык күңелле кеше була. Туган авылы өчен башкарган игелекле эшләре аларның хәтерендә кадерләп саклана.
Хезмәт ветераны, авыл биләмәсенең элекке башлыгы З.Ш. Гарифуллина М.Басыйров белән бәйле студент еллары турында сөйләде. Ул укырга кергәндә Басыйровларда яшәп торган вакытны рәхмәтләр белән искә алды.
- Мияссәр абый тормыш иптәше Сатирә апа белән һәрвакыт ягымлы, кунакчыл булдылар, бер-берсен яратып, тату яшәделәр. Мияссәр абый республика башкаласына килгән һәр авылдашына ярдәм итәргә тырышты. Ә кече туган иленә кайткач, туганнарын, дусларын, күршеләрен җыеп, урманга бергәләп ял итәргә бара иде. Мияссәр абый хәтеребездә мәңгегә калачак, аны беркайчан да онытмаячакбыз, - диде Зөлфия Шәеховна.
Авылдашлары шагыйрь турында хәтерне кадерләп саклыйлар. Мәктәп музеенда махсус стенд бар, китапханәдә күргәзмә оештырылган, авыл мәдәният йортына кергәндә портреты урнаштырылган. Биредә күп нәрсә танылган якташлары Мияссәр Мәсәгут улы Басыйров исеме белән бәйле. Ә шагыйрь туган Иске Балыклы авылының иң матур үзәк урамы хәзер аның исемен йөртә.
Читайте нас: