+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 декабрь 2020, 15:43

Гөрләп үтте каз өмәсе

Элек-электән көзен, беренче чын салкыннар башлану белән, авыл халкы «Каз өмәсе» бәйрәмнәре үткәрә, күмәк җыелып, каз ите, кошның мамык-каурыен эшкәртә. Традиция буенча, бу көнне күпләп каз ите әзерлиләр, ә мамыгыннан кияүгә чыгасы яшь кызларга бирнә мендәре ясыйлар. Егетләр һәм кызлар кич утырырга җыела, җырлар җырлыйлар. Урманай авылы халкы да бу йоланы ел саен үткәрә

Әлеге вакытта, кош гриппы хәвефе янау сәбәпле, район ветеринария хезмәте күрсәтмәсе буенча хуҗалар йорт кошларын урамда йөртмичә асрыйлар, ите тәмле булсын өчен, казның аягы карга басарга тиеш дисәләр дә, аларны тизрәк суярга тырышалар. Чөнки кошны үстерү өчен күпме хезмәт һәм көч салынган. Эшне тизрәк башкарып чыгу һәм күңеллерәк булсын өчен бәйрәмгә туганнар, күршеләр, дуслар чакырыла, шул ук вакытта санитария нормаларын үтәргә онытмыйлар. Берни дә эшләп булмый, вакыт үз кагыйдәләрен кертә.
Урманай авылында яшәүче Айвар һәм Илүсә Исмәгыйловларда да каз өмәсе барлык санитария-эпидемиология нормалары күзәтелеп үткәрелде. Аларның хуҗалыгында быел 25тән артык каз үсте. Кош-корттан тыш, Исмәгыйловлар сыер, сарыклар, үгезләр асрыйлар.
Иртән үк без кунакчыл хуҗалар йортына җыелдык. Авыл кешеләре өчен күңелле мәшәкатьләр көн буена дәвам итте. Бу эштә тәҗрибәле хатын-кызлар, шаярып-көлеп, каз мамыгы йолыкты. Аннары, ак түшкәләрне көянтәләргә элеп, урамга салкын су белән чайкап алу өчен колонка янына чыктылар. Ә киләсе елга ишегалдында кош-корт тагын да ишлерәк булсын, бөтен дөньяда барысы да мул һәм тынычлыкта яшәсен өчен, ихатада йола буенча каз каурыйлары сибелде.
Аннан соң өйгә керделәр, анда кунакларны мул сый көтте. Башта табынга каз итеннән өй токмачы белән аш бирделәр, тәмле ит китерделәр. Аннан соң каз мае белән майланган күпреп торган тәбикмәк белән чәй эчтек. Йорт хуҗабикәсе Илүсә Мәгънәвиевна зур тырышлык салган, барлык ризыклар да тәмле, хуш исле, уңып пешкән иде. Ул аш-суга гына түгел, тегәргә, чигәргә, бәйләргә, җырларга, биергә дә оста. Урта гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе булып эшли, үз һөнәрен, балаларны бик ярата, ата-аналар аны хөрмәт итә. Гаилә башлыгы Айвар Әбүдәр улы да аның кебек уңган кеше, ул урындагы мәдәният йортында мәдәни оештыручы булып эшли. Алар өч кыз тәрбияләп үстерделәр, шулай ук Илүсәнең кече туганын дә үз канатлары астына алдылар. Күп балалы гаилә авыл халкы арасында ихтирам казанды, аларның туганнары, дуслары күп, бу тапкырында да ярдәмгә килделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Урманайлылар бик тырыш кешеләр, ел саен ишле итеп бройлер, каз, күркә үстерәләр. Ел саен күпләп кош асраучылар арасында Илшат һәм Эльвира Кәрамуллиннар, Булат һәм Зилара Миңнехановлар, Ясир һәм Зөмәрә Халисовлар, Мирсәяф һәм Рәзинә Йосыповлар, Рәсим һәм Зөлфия Даутовлар, Фәүзил һәм Гөлсирин Хәбиевлар, Рәшит һәм Флүрә Әхмәтовлар, Илнур һәм Алтын Латыйфуллиннар, Мөдәрис һәм Фәйрүзә Исмәгыйловлар, Марсель һәм Зилә Габдуллиннар, Мират һәм Зәрия Вәлиевлар, Фәйрүзә Хәмидуллина һәм башкалар бар. Һәр ихатада кошлар асрыйлар дип әйтергә була. Быел да әле монда, әле тегендә авыл халкының сарайларында казлар каңгылдавы ишетелә. Димәк, каз өмәсе бәйрәмнәре дәвам итәчәк. Ә бит бу авыл халкының имин тормышта яшәвен, гореф-гадәтләргә тугры булуын аңлата.
Айгөл ГАЛИМОВА, Урманай авыл мәдәният йорты методисты
Читайте нас: