+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 декабрь 2020, 19:23

Башкаладан - авылга

Авыл кешесенең шәхси ярдәмче хуҗалык тотуы яки фермер булуы белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Ә менә башкалада яки икенче бер зур шәһәрдә яшәүчеләр авылга яшәргә һәм эшләргә кайтса, бөтенләй башка хәл

Соңгы вакытта мондый тенденция, еш булмаса да, безнең районда да күзәтелә. Радик Шәфигуллин - мегаполиста берничә дистә ел яшәгәннән соң туган ягына - Иске Корыч авыл биләмәсенә караган кечкенә Камай авылына әйләнеп кайтучыларның берсе. Радик Фәһимович монда ял итәргә түгел, ә тулыканлы авыл тормышы белән яшәргә дип кайткан. Йорт, сарай төзегән, үгезләр һәм сарыклар сатып алган, җир участогы рәсмиләштергән. Аның киләчәккә планнары - ит һәм сөт юнәлешендәге терлекчелек белән җитди шөгыльләнү.Үз ниятләре белән ул «Эшкуар сәгате»ндә катнашучыларга мөрәҗәгать итте, җир участогы рәсмиләштерүдә һәм 2021 елда «Агростартап» программасында катнашу өчен документлар әзерләүдә ярдәм сорады. Бәхет елмайса, откан грант акчасына ул авыл хуҗалыгы техникасы һәм нәселле терлек сатып алырга планлаштыра. Район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы-авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы В.В.Ташев максималь грант күләменә – 5 миллион сумга документлар тапшырырга һәм хәзер үк әзерләнә башларга тәкъдим итте.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев тиешле хезмәтләргә җир участогы сайлауда, моның өчен эшкәртелүче җирләргә ревизия ясауны йөкләде.
Р.Ф.Шәфигуллин кече туган иле эшләренә битараф түгел, хәтта Мәскәүдә яшәгәндә дә, туган авылына еш кайтып, төзекләндерү эшләрендә булышкан, ел саен зират җыештыру буенча өмәләр оештыра, сугышта катнашучыларга һәйкәл төзү һәм башка игелекле эшләрнең инициаторы булды. Р.Ф.Шәфигуллинның яңа башлангычы уңышлы булыр дип ышанабыз.
Миләүшә РИЯНОВА, район хакимиятенең мәгълүмати-аналитик эш секторы мөдире
Читайте нас: