Ел башыннан бирле әлеге акция ярдәмендә безнең район укучыларына 3 гаджет бүләк ителде, ә күптән түгел өлкән сыйныф укучыларының тагын берсе планшет иясе булды. Бакалы районының «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсендә заманча электрон җайланманы Иске Корыч мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рамир Мөхтәруллинга тапшырдылар. Рамир яхшы укый, мәктәпнең җәмәгать тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Урындагы бүлекчә секретаре З.С.Зыязетдинов Рамирга сәламәтлек һәм мәктәпне уңышлы тәмамлавын теләде.