+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 декабрь 2020, 12:09

Иҗади ялкын белән

Безнең редакция коллективында нибары 11 кеше эшли һәм, халыкта әйтелгәнчә, һәркем алтын бәрабәренә. Кайберәүләр гәзиткә күптән түгел килсә, икенчеләр аңа берничә дистә ел гомерен багышлады. Алар арасында быел алтын юбилеен билгеләп үткән тәрҗемә бүлеге мөдире Фәния Камиловна Хуҗина да бар

Хезмәттәшебез Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылында туган, Башкорт дәүләт педагогия институтында рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала һәм туган мәктәбендә эшли башлый. Авыл балаларына белем биргәндә, кайчандыр башка районда яшәячәк һәм районның «Авыл таңнары» гәзите редакциясендә эшләячәк дип уйладымы икән? Юктыр, мөгаен.

Булачак тормыш иптәше белән танышу, кияүгә чыгу, Бакалыга күчү, улы һәм кызы туу – яшь укытучының тормышын үзгәртә. Декрет ялыннан соң 2003 елда Фәния Камиловна район гәзите редакциясенә килеп, корректор булып эшли башлый. Редакция коллективы гәзит редакторы В.Н.Шакирова җитәкчелегендә яңа хезмәткәрне җылы кабул итә. Шул вакыттан бирле 17 ел вакыт узган.

Фәния Камиловна - сәләтле, тырыш, хезмәт сөючән белгеч. Аз сүзле, тактлы булуы аңа хезмәттәшләре арасында ихтирам казанырга ярдәм итте. Берничә елдан аны корректор вазыйфасыннан дубляж бүлегенә тәрҗемәче итеп күчерәләр. Сәләтен сынап карау өчен тәрҗәмәгә мәкаләләр бирәләр. Тәрҗемәләрен хуплыйлар. Шулай итеп ул тәрҗемә бүлегендә эшкә керешә. Табигый сәләте һәм максатчанлыгы нәтиҗәсендә ул тәрҗемә эшен тиз үзләштерә, тәҗрибәле хезмәттәшләреннән калышмаска тырыша, рус һәм татар телләрен яхшы белүен күрсәтә.

Акрынлап репортажлар, интервьюлар, сурәтләмәләр тәрҗемәсен үзләштерә, терминологияне кызыксынып өйрәнә. Аның өстәл китаплары булып бүгенге көндә дә текстны төгәл тәрҗемә итәргә, материалның жанрын дөрес билгеләргә, татар телендә гәзит укучылар өчен текстның тәңгәллеген, идеясен, фикернең үткенлеген саклап калырга ярдәм итүче сүзлекләр тора. 10 елга якын тәрҗемә бүлеге белән җитәкчелек итсә дә, хезмәттәшебез үз белемен үстерү өстендә даими эшли, күп укый. Киң күзаллау, тәҗрибәсе, төрле хәлләр буенча белемнәре аңа төгәл тәрҗемәгә ирешергә ярдәм итә. Ул «Башкортстан», «Кызыл таң», «Өмет» республика басмаларын, башка редакцияләр гәзитләрен бик теләп укый, өйрәнә.

Тырыш хезмәте өчен Ф.К.Хуҗина БР матбугат агентлыгы, район хакимияте, «БР татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәкара оешмасы Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ул - БР Журналистлар берлеге әгъзасы.

Шушы еллар эчендә Фәния Камиловна яшь кадрлар белән уртаклашырлык бай тәҗрибә туплады. Ф.К.Хуҗина кул астында эшләүче коллегалары аның характерының йомшаклыгын, ачык күңеллелеген, юмор хисен, кеше хәленә керә белүен һәм конфликтсызлыгын билгеләп үтәләр. Аның сүзләре буенча, барысына ул үз эшенең һөнәрмәндләре - остазлары, хәзер инде безнең оешма ветераннары, һәрвакыт хезмәт сөючәнлек, ачык күңеллелек, эшкә иҗади караш белән аерылып торган Н.Җ.Вәлиуллина, З.И.Назарова, И.Б.Фәррахова, М.М.Ибраһимова, Л.Җ.Рамаза-нова һәм башкалардан өйрәнгән.

Фәния Камиловна яхшы белгеч кенә түгел, яраткан тормыш иптәше һәм әни дә. Ире Илдар Мөгамбәрович белән, ул РЭЧ хезмәткәре, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Илнур КДЭУны тәмамлаган, шушы көннәрдә армия сафларына алынды. Кызлары Регина УДНТУның өченче курсында белем ала. Балалар да, әти-әниләре кебек үк, тырыш, ярдәмчел, максатчан булып үскән.

Без хезмәттәшезбегә нык-лы сәламәтлек, бәхет, шундый ук ярдәмчел, ачык күңелле, кешеләргә кирәкле булып калуын телибез.
Эльвира ШӘйхразИева.
Читайте нас: