0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 декабрь 2020, 14:31

Җиңү көнен якынайткан

Җиңү көнен якынайткан

Еллар уза, буыннар алмашына, әмма безнең өчен бөек илебезне саклаган, тынычлык алып килгән кешеләргә киләчәк буыннарның рәхмәте үзгәрешсез кала. Бүген, тыныч вакытта, безгә эшләргә, тормышка куанып, балалар тәрбияләргә мөмкинлек биргән кешеләрне хөрмәтлибез һәм искә алабыз.
Сугыш елларында халыкның фидакарь хезмәте турында сөйләгәндә, бигрәк тә хатын-кызларның хезмәт батырлыгын билгеләп үтәсе килә. Алар - дары исе иснәгән, кан катыш сугыш михнәтләрен кичереп, Бөек Ватан сугышында исән калган кешеләрне үз күзләре белән күрүчеләр - бик аз калды.
Куштирәк авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Әнисә Вәлиулловна Сәхәбетдинова (Зиннәтуллина) 1928 елда Чакмагыш районы Байбулат авылында туа. Гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Әти-әниләре балалары исән-сау булсын өчен барысын эшли. 1932-1933 елларда ачлык кичерәләр. Әтиләре үлеп, гаиләләре туендыручысыз калганда, Әнисәгә 7 яшь, ә иң кечкенәләренә нибары 2 ай була. Әниләренә ярдәм итү өчен Әнисә сеңлесе белән кулдан килгәннең барын да эшлиләр. 4 сыйныф тәмамлаганнан соң, язмыш унөч яшьлек кызны Бакалы районының Куштирәк авылына алып килә. Әнисәне Миргалим Шәрипов гаиләсе сыендыра. Кыз хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, кечкенә балаларны караша. Аны кыерсытмыйлар, яхшы мөгамәләдә булалар. Кызганычка каршы, «кояшлы» көннәр бик тиз үтә. Бөек Ватан сугышы башлана.
Авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә сугыш елларының бөтен авырлыгы, кайгы-хәсрәте төшә. Кайда гына эшләргә туры килми аңа. Яшь кызларны һәм егетләрне, шул исәптән Әнисәне дә, Октябрьский шәһәре янындагы Төрекмән һәм Нарыш авыллары арасында нефть үткәргече өчен траншеяләр казырга алып китәләр. Авыр эш ике елга сузыла. Бу кыенлыкларга алар сыгылып төшми, киресенчә, ныгыйлар гына, көчлерәк, кыюрак, чыдамлырак булалар. Авылга кайткач, җәен - кырда, ә кышын кошчылык фермасында эшли.
1945 елның 9 мае иң шатлыклы көн була. Сугыш тәмамлануы турында басуда чагында белә. Сөенечнең иге-чиге булмый! Барысы да бииләр, җырлыйлар. Әмма сугыш тәмамланганнан соң да колхозда эш кимеми. Илне җимереклектән күтәрергә, халыкны ашатырга кирәк...
1949 елда Әнисә кияүгә чыга, алты бала таба, әмма беркайчан да өйдә утырмый. ГЭСта эшли, анда җәен – таш, кышын боз чыгаралар. Иртә таңнан кичкә кадәр колхозда эшли: урак ура, ат һәм үгезләр белән җир тырмалый... Кырык биш ел сыер савучы булып хезмәт куя.
«22шәр сыерны кул белән сава идек», - дип искә ала ул. Бик мавыгып, күңел биреп эшли. Нәтиҗәләре дә күзгә күренеп тора. Сыер савучының хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Фидакарьлеге өчен күп тапкыр акчалата премияләр, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелә. 1983 елда Әнисә Вәлиулловна Башкорт АССРының Мактау грамотасына лаек була һәм «Москвич» автомобиле белән бүләкләнә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.
Хәзер Әнисә Вәлиулловнага 93 яшь. Авыр тормыш юлы үтүгә һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, ул оптимизмын һәм күңел күтәренкелеген югалтмый. Чәчкәләр үстерә. Бүлмә гөлләрен бик ярата. Өмәләрдә бик теләп һәм яратып катнаша. Йорт буенча катлаулы булмаган эшләрне үзе башкара, ә калганнарында кече кызы Миләүшә булыша.
- Мин тормышымнан бик канәгать. Җәмгыятькә файдалы булырга тырыштым. Балаларым бик акыллы, 9 оныгым, 14 туруным бар, - ди Әнисә апа.
Без авылдашыбыз белән горурланабыз. Тырыш хезмәтегез өчен, Әнисә апа, сезнең алда баш иябез. Солдатларның батырлыгын һәм тылда калган, үз җилкәләрендә сугыш елларының авыр йөген күтәргән кешеләрнең хезмәт батырлыгын бервакытта да онытмаячакбыз. Сезнең кебек фидакарьләр батырлыгы белән яуланган тыныч тормышта без сулыйбыз, уйныйбыз, укыйбыз - яшибез! Алар безгә зәңгәр һәм тыныч күкне бүләк итте!
Ләйсән КӘЛИМУЛЛИНА, укытучы. Куштирәк авылы.
Читайте нас: