+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2020, 17:12

Туган якка - игелекле эшләр

Муса Гарипов: «Һәрнәрсә чагыштырып караганда күренә», диләр. Бу чынлап та шулай. Миңа үз гомеремдә илебезнең күп җирләрендә - көньягында һәм төньягында, көнбатышында һәм көнчыгышында булырга туры килде. Кая гына барсам да, ул урыннарны Башкортстаныбыз, Бакалыбыз белән чагыштырып карыйм һәм үзебезнең якларны башкалардан өстен күрәм. Шулай булмыймы соң! Бакалы төзеклеге, яхшы юллары, матур йортлары, яшеллеге һәм чисталыгы, ә иң мөһиме – игелекле, хезмәт сөючән, кунакчыл кешеләре белән аерылып тора.


«Һәрнәрсә чагыштырып караганда күренә», диләр. Бу чынлап та шулай. Миңа үз гомеремдә илебезнең күп җирләрендә - көньягында һәм төньягында, көнбатышында һәм көнчыгышында булырга туры килде. Кая гына барсам да, ул урыннарны Башкортстаныбыз, Бакалыбыз белән чагыштырып карыйм һәм үзебезнең якларны башкалардан өстен күрәм. Шулай булмыймы соң! Бакалы төзеклеге, яхшы юллары, матур йортлары, яшеллеге һәм чисталыгы, ә иң мөһиме – игелекле, хезмәт сөючән, кунакчыл кешеләре белән аерылып тора.
Районыбыздагы һәм район үзәгендәге уңай үзгәрешләрне, заманча телдә әйтсәк, үзгәртеп коруны, район Туймазыдан аерылып (1960 елларда дәүләт башлыгы Н.С.Хрущев инициативасы буенча районнар эреләтелгән, шуңа күрә безнең район Туймазы районына кертелгән), 1964 елда яңадан район булып яши башлагач, яңа җитәкчеләр – партия райкомының беренче секретаре М.Ш.Шакирҗанов һәм район башкарма комитеты рәисе Г.Җ.Хазипов килгәч башлап җибәрделәр дисәм, һич ялгыш булмас.
Бу ике җитәкче-фронтовик авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне һәм арттыруны беренче планга куйсалар, икенчедә халыкның яшәү рәвешен яхшырту, социаль программалар булдыру, юлларны яхшырту һәм яңаларын төзү иде - боларның барысын заман таләпләре итеп күрделәр.
Нәтиҗәдә, ул елларда кырчылык һәм терлекчелек күрсәткечләре күзгә күренеп үсә, районыбыз мактаулы күршеләребез Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле районнары үкчәсенә ышанычлы баса. Районыбызның кош караучысы Евдокия Федотовна Кириллова үз һөнәрендә республикада беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә ия булу да бакалыларның фидакарь хезмәте турында сөйли. Күп кенә колхоз җитәкчеләре, комбайнчылар, механизаторлар, сыер савучылар, терлекчелектә хезмәт салучы башкалар илебезнең югары бүләкләрен алалар. Алар исәбендә М.Ш.Шакирҗанов Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы, Почет Билгесе орденнарына лаек була, РСФСР Югары Советына депутат булып сайлана. Г.Җ.Хазипов шулай ук хезмәт орденнарына лаек була, БАССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Ә.А.Баһаутдинов, “Коммунизмга” колхозы рәисе (Урманай), Сарлы комплекслы бригадасы бригадиры С.В.Шәяхмәтов Ленин ордены белән бүләкләнәләр.
Мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, ындыр табаклары, машина-трактор парклары, малчылык комплекслары, кирпеч, асфальт заводлары төзелә. Аларның күбесе бүген дә халыкка хезмәт итә. Шушы елларда шулай ук район җитәкчелегенең тырышлыгы белән районда “Туймазанефтестрой”ның төзелеш участогы, “Башмелиоводстрой”га караган ПМК-20 эшли башлады – алар ул вакытта районыбызда төп төзүче көч булдылар һәм төзекләндерү эшләрендә актив катнаштылар. Алар терлекчелек комплекслары, социаль көнкүреш объектлары, сусаклагыч буалар, суүткәргечләр, эшчеләргә торак йортлар төзеделәр, басуларга тирес һәм торф чыгардылар.
Ирешелгән уңышлар өчен районыбыз 1972 елны республикада беренчеләрдән булып илебезнең югары бүләге – КПСС Үзәк комитетының, СССР Министрлар Советының һәм Профсоюз Үзәк комитеты Кызыл байрагына лаек була.
Район һәм республика тарихында тирән эз калдырган, чын мәгънәсендә халык ихтирамын яулаган югарыда күрсәтелгән яугир-җитәкчеләрне әле дә онытмыйлар, аларның исемнәрен йөрткән урамнар бар, урыннары оҗмахта булсын мәрхүмнәрнең.
Мин 1971 ел башыннан Бакалыда яшим һәм шушы вакыт эчендә булган яхшы якка үзгәрешләрнең шаһитымын. Район үзәген соңгы заманча архитектура таләпләренә тәңгәл китереп төзелгән административ һәм торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси эшкуарлык кибетләре, даруханәләр, чиркәү, мәчет бизи.
Районда һәм Бакалыда газ белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде, күп йортлар үзәк котельныйдан җылытыла, чистарту корылмалары эшли, күп урамнарда асфальт, һәр йортка су, электр, телефон үткәрелгән, телевышкалар калыкты, күпканаллы телевидение карыйбыз, шәһәрләрне көнләштерерлек Мәдәният сарае бар, иң соңгы медицина җиһазлары белән коралландырылган дәваханә эшли. Һәм болар барысы да - халык өчен.
Район үзәген төзекләндерү дәвам итә, уңайлы яңа тротуарлар, скверлар, мәйданнар, парклар барлыкка килә, Төньяк, Көнбатыш микрорайоннарда яңа участоклар бүлеп бирелә, йортларга газ кертелә, юллар төзелә һәм башкалар. Өй салу өчен Көнбатыш микрорайоннан участок алганда: “Заманалар да икенче, кайчан юлы, суы, уты һәм газы, телефоны булыр инде?” - дип, шикләнә дә төшкән идем. Шикләнүем юкка булды, район җитәкчеләре бу проблемаларны вакытында хәл иттеләр, барысын да булдырдылар. Рәхмәттән башка сүз юк аларга! Хәзер инде урам юлларына асфальт салыныр дип өмет итәбез.
Киләчәктә Бакалы районы тагын да матурлансын, чәчәк атсын, безне шатландырсын һәм кунаклар алдында горурлык тудырсын.
Муса ГАРИПОВ,
җәмәгать хәбәрчесе.
Бакалы авылы.
Читайте нас: