+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 декабрь 2020, 11:59

Балаларны кызыксындыра белә

Иске Корыч мәктәбендә 33 еллык педагогик стажы булган укытучы Нурия Фәнәүис кызы Сәлахова башкорт теленә мәхәббәт тәрбияли, балаларга белем бирә.

Ихласлыгы, оптимизмы, тормышка һәм үз эшенә гашыйк булуы белән ул балаларны башкорт теленең матурлыгын һәм байлыгын тоярга өйрәтә. Укучылар аның дәресләрендә мавыгып эшли, ребуслар һәм кроссвордлар чишә, зирәклек чыганаклары - табышмакларга җаваплар эзли, яхшы киңәшчеләр һәм образлы фикер йөртү үрнәге булган башкорт халык мәкальләре һәм әйтемнәре тирәнлегенә төшенә. Башкорт классикларының әсәрләрен өйрәнеп, укучылар туган як тарихын беләләр, табигатьнең матурлыгына сокланалар, үзләре дә сизмичә, башкорт теленә гашыйк булалар.
Нурия Фәнәүисовна хезмәттәше Әделгәрәева Зилә Фәритовна белән кулга-кул тотынышып эшли, аларның максаты бер – укучыларда башкорт теленә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Башкорт теле елында педагоглар бик күп сыйныфтан тыш чаралар үткәрде, М.Басыйровның 90 еллыгына багышланган конкурста катнашты, 8нче сыйныф укучылары «Йөрәгем - гомер сәгатем» шигыре флешмобын үткәрде. Айвар Ямилев (11нче сыйныф) Уфада «Бикбай укулары» дип аталган беренче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты, язучының тормыш юлы һәм иҗаты буенча онлайн-презентация әзерләде. Эвелина Кәримова (8нче сыйныф), Роксана Әхтәмова (10нчы сыйныф) К.Хәкимовның 130 еллыгына багышланган конкурста катнаштылар һәм сертификатлар алдылар. Иске Корыч урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары этнографик диктантта актив булдылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Әдилә Әделгәрәева З. Биишевага багышланган онлайн-конкурста катнашып, сертификат алды. Шушы көннәрдә мәктәпнең 8 укучысы «Башкорт теле серләре» дип аталган интернет-викторинада яхшы белемнәрен күрсәтте.
Башкорт теле укытучылары ел саен «Авыл таңнары» һәм «Етегән» гәзитен алдыралар. Балалар белән бергә аларны укыйлар, район һәм республика яңалыклары белән танышалар.
Н.Ф.Сәлахова безнең авыл китапханәсендә еш була, күп укый, барлык чараларда да актив катнаша, акыллы киңәшләрен бирә. Аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим.
Илзида БАХРАМОВА,
Иске Корыч авыл китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: