+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2020, 16:32

Корыч авыл халкының ихтирамын яулаган чын табиб Сунаргулова Фәимә Минибай кызының йөрәге тибүдән туктады

Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез

СУНАРГУЛОВА Ф.М.
Илле алтынчы яшендә, барыбызны тетрәндереп, үз эшенең остасы, мәр-хәмәтле һәм кешелекле, авыл халкының ихтира- мын яулаган чын табиб - Сунаргулова Фәимә Минибай кызының йөрәге тибүдән туктады. Үзенең бар гомерен ул кешеләр сәламәтлеге сагында торуга багышлады һәм Гиппократ антына ахыргача тугры калды.
Фәимә Минибай кызы 1965 елның 12 апрелендә Ишембай районы Азнай авылында күп балалы гаиләдә туган. Кешеләргә ярдәм итү теләге аны медицина институтына укырга алып килә. Яшь педиатр 1990 елда Иске Корыч авылында үзенең хезмәт юлын башлый. Елдан-ел белемен камилләштереп, гомум практика табибы булды. Җылы сүзләре, урынлы киңәшләре, йомшак куллары белән күпләрдә яшәү дәрте, савыгуга ышаныч уятты ул.
Утыз елдан артык вакыт дәвамында аның ярдәме белән бик күп авырулар яңадан тулы тормыш алып бару бәхетенә ирештеләр. Табиблык амбулаториясен җитәкләү эшен дә оста алып барды. Бакалы район үзәк дәваханәсендә авыруларны кабул итәргә, төнге дежурствода ашыгыч ярдәмне урынлы башкарырга да җитеште ул, кешеләр һәрвакыт аңардан вакытында тиешле медицина ярдәм алды. Авыл Советы депутаты буларак, авылыбызда барган мөһим чараларда катнашырга да өлгерә иде. Балалар бакчасында һәм мәктәп укучылары алдында ясаган чыгышларында сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген яшь буынга аңлаешлы итеп җиткерә белде. Бетмәс-төкәнмәс эшләрне бер зарланусыз төгәл итеп башкарырга, һәркемгә йомшак мөгамәләдә булырга шулкадәр сабырлык, көч, түземлекне кайдан алды икән ул?!
Гаиләсе аның ярдәмчесе, терәге булды. Тормыш иптәше Ирек Тимербулат улы белән берсеннән-берсе акыллы кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр. Аларның икесе дә әниләре сукмагыннан китеп, табиб һөнәрен сайладылар. Бүгенге көндә үзләре дә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшлиләр.
Фәимә Минибай кызының арабыздан китүе барыбыз өчен дә зур югалту. Аның турында җылы хатирәләр йөрәк түребездә һәрчак сакланыр.
Фәимә Минибай кызының авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын! Гаиләсенең, туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез.
ИСКЕ КОРЫЧ АВЫЛЫ ХАЛКЫ.
Читайте нас: