0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 гыйнвар 2021, 02:00

Авыл халкы белергә тели

Гражданнар социаль челтәрләрдә хәл итүне таләп иткән көнүзәк проблемалар күтәрәләр. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировка мөрәҗәгатьләрне бастырабыз. Сорауларга район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров җавап бирә.
Данил Перминов:
- Исәнмесез, Радий Хәбиров! Бөгәбаш авылында мобиль элемтә юк диярлек һәм юлны чистартырга зур тракторлар килми, ә безнең янда гына монастырь һәм автобуста мәктәп укучыларын йөртәләр.
Җавап:
- Данил, хәерле көн! Әйе, Михайловка авыл биләмәсендә мобиль элемтә белән проблемалар чынлап та бар. Әлеге вакытта “Мегафон” мобиль элемтә операторы белән вышка урнаштыру турында сөйләшүләр алып барабыз. Бөгәбаш авылына юлны тиешенчә тоту өчен ул даими грейдерлана. Аның буенча көн саен Михайловка авылына балалар утыртып мәктәп автобусы йөргәнлектән, юл көндәлек контрольдә тора. Мәктәп автобуслары шоферлары ягыннан жалобалар булмады.
Фото: pixabay.com
Читайте нас