-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 гыйнвар 2021, 02:00

Басуларның кара алтыны

Майлы культуралар районда 12 мең гектарга якын мәйдан били, шуның 8,5 мең гектарына якыны В.И.Чернов крестьян-фермер хуҗалыгында үстерелә.Аның эшчәннәре шушы көннәрдә әлеге культураны җыюда югары күрсәткечләргә ирешә.

25 октябрьгә анда 3 мең гектарга якын мәйдан уңышын урып- җыйдылар. Уртача уңыш гектарыннан 12-14 ц тәшкил итә. 2 гектар мәйданда үстерелгән «Енисей» сорты шундый нәтиҗә күрсәтте. Моннан тыш гибрид сортлар да бар, аларны гектарыннан 20 һәм аннан да күбрәк центнер алырга өметләнәләр.
Фермер май орлыгын җыюга районда беренчеләрдән булып кереште. Фермерның улы, инженер-механик Иван Чернов әйтүенчә, кырларда берьюлы 8 комбайн эшли. Нигездә, бу бик заманча көчле «Акрос»лар, сүз уңаеннан, аларның өчесен быел сатып алганнар. Алар төрле биеклектәге культураларның башларын кисәргә һәм ауган көнбагышны эшкәртергә мөмкинлек бирүче махсус ургычлар белән җиһазланган.
Өч комбайннан тыш, быел фермерның техник паркы 7,5 млн сумга яңа төягеч, 9 млн сумга «Вальтер» тракторы, 4,5 млн сумга «Челленджер» чәчкече һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары белән тулыланды. Орлыкларны чистарту һәм сортларга аеру өчен билгеләнгән ЗАВ-40 ашлык чистарту комплексы - сатып алынганнардан иң әһәмиятлеседер, мөгаен. Аның куәте сәгатенә 65 тоннага кадәр ашлык һәм 30 тоннага кадәр көнбагыш орлыгы чистарту мөмкинлеге бирә. Барлык майлы культура ЗАВ аша уза, аннан соң складларга китерелә һәм арытаба Чишмә май экстракциясе заводына озатыла.
Эльвира Шәйхразиева.
Мәкаләнең тулы текстын район гәзитенең 29 октябрьдә чыккан 87нче санында укыгыз.
Читайте нас