+29 °С
Облачно
ҖӘМГЫЯТЬ
31 Декабря 2020, 21:00

Мәктәп укучыларының хәвефсезлеге беренче планда

Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү безнең һәркайсыбыз өчен мөһим әһәмияткә ия.

Балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү безнең һәркайсыбыз өчен мөһим әһәмияткә ия. Укучылар белән көн саен аралашу аша без, укытучылар, аларны нәрсә борчыганын беләбез, теге яки бу хәлдә үзләрен дөрес тотарга өйрәнергә ярдәмләшәбез.
Беренче кагыйдә: балалар белән мөмкин кадәр ешрак сөйләшегез, сезнең фикер буенча гади генә тоелган мәсьәлә булса да аны хәл итәргә ярдәмләшегез.
Икенче кагыйдә: баланы хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтергә телисез икән, барыннан да элек, аларны үзегез үтәгез. Шәхси үрнәк баланы өйрәтүдә иң яхшы алым булып тора. Хәвефсезлегебезгә карата һәрвакыт игътибарлы икәнбез икән, укучылар да шул ук гамәлләрне кабатлаячаклар. Укучының үз-үзен тотышын күзәтеп, гүя читтән үзебезне күрәбез, шуңа да, баланың безнең гамәлләрне башыннан ахырына кадәр кабатлаячагын белгәч, үзебезгә чиктән тыш сак һәм игътибарлы булырга кирәк. Ишек артында кем булганын белми торып ишекне ачмаска кирәклеген күпме генә кабатласак та, үзебез төгәл шулай итми торып, ул беркайчан да алай итмәячәк. Өлкәннәр балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен җаваплылар – бу аксиома!
Белем бирү учреждение-ләрендә дә экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалау алып барыла. Бакалыдагы 1нче урта мәктәптә террорчылыкка каршы якланганлык буенча “Шартлау хәвефе булган шикле предмет табылганда эш итү”, “Террорчылык акты хәвефе булганда эш итү”, “Заложник итеп алганда үз-үзеңне тоту һәм эш итү тәртибе” темаларына укучылар һәм хезмәткәрләр белән системалы инструктажлар үткәрелә.
Сыйныф җитәкчеләре мәктәп укучыларының әти-әниләре белән мәктәпкә барганда һәм кайтканда балаларның хәвефсезлеге мәсьәләсе буенча әңгәмәләшәләр. Террорчылыкка каршы тору буенча хокук сакчылары белән очрашулар үткәрелә. Тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә “Террорчылык, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре”, “Террористлар һәм экстремистлар үсмерләрне үзләренең җинаятьчел максатларында ничек файдалана алалар” темалары тикшерелә.
Шулай ук мәктәптә кисәтү чаралары: керүне даими контрольдә тотып, керү режимын ныгыту; бина янына якын туктаган автотранспортны күзәтү; эвакуацияләү ишекләренең һәм юлларының торышын тикшерү (ишек йозакларының төзеклеге, чыгу юлларының ачык булуы); сак постында бинаның запас чыгу ишекләре ачкычларының сакланышын тәэмин итү; сигналлар һәм тиешле командалар бирү өчен көчле тавышлы хәбәр итү системаларын тикшерү, авария очрагында эвакуацияләү маршрутларын күрсәтүче яктырткычлар системасын тикшерү; территорияне шикле, законсыз предметлар табылуга тикшереп чыгу үткәрелә.
Һәр кеше экстремаль хәлләрдә үз-үзен тотуны һәм эш итүне төгәл күз алдына китерергә, үзен якларга психологик әзер булырга тиеш, һәм без балаларны шуңа өйрәтәбез.



Читайте нас