Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлит бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «мәүлит» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлит» - гарәп сүзе - туу дигән мәгьнәдә. Үзебезчә әйтсәк, бу көн иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны - дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә.
Шушы күркәм гадәт бара-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән. Безнең дөнья вә ахирәттә булуыбыз өчен җанын-тәнен кызганмыйча, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче кадерле һәм хөрмәтле Пәйгамбәребезнең дөньяга килүе - Аллаһы Тәгаләнең безгә шәфкать итеп рәхмәт иңдергән һәм безгә Үзен танытыр өчен туры юлга күндерүче сөекле баланың дөньяга килүенә сәбәпче булган. Һәм шул Пәйгамбәребез аркасында безгә дә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп, куркынычлы газаплардан котылу юлларын өйрәнергә сәбәп булган көн булганлыктан, ул көнне зурлап һәм шатланып, кадерләп үткәрү дә аздыр. Шатлыктан ул көнне бик зур бәйрәм итеп, Аллаһы Тәгаләгә кат-кат шөкраналар кылу, Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәләмгә салаватлар уку, һәм аның хөрмәтенә аш-сулар әзерләп, кардәш-ыругларны, фәкыйрьләрне җыеп хөрмәт итү, Рәсүлуллаһны мактап язган шигырьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү, Рәсүлуллаһның башыннан үткән хәлләрне укып, аны хөрмәтләп искә төшерү, мәҗлесләр ясап, мәүлит укыту бик тиешле эштер. Бер ай дәвамында шундый аш-сулар, мәҗлесләр ясап, мәүлитләр укытып, Расүлуллаһка салаватлар укып, шатлык белән үткәрергә тиештер. Бу көннәрдә аны ни кадәр зурласак, шулкадәр саваплы булырбыз.