Кайсыбыз гына бакча җиләген яратмый икән?! Шул тәмле, баллы җиләкне, аеруча сезонында, тәмләп караудан беркем дә баш тартмый. Кайчандыр бакалыларны һәм күрше районнарда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрне бакча җиләге белән Бакалы җиләк-җимеш совхозы тәэмин итте. Бүгенге көндә дә анда бакча җиләге үсә. Акрынлап авыл кешеләре үзләре дә шәхси бакчаларында аны актив утырта башладылар. Нигездә үзләре өчен, сату өчен түгел.
Шуңа карамастан, бу продукция базары безнең районда яртылаш кына биләп алынган. Халыкның җиләккә булган ихтыяҗын исәпкә алып, Иске Маты авылында яшәүче Илдар Ринатович Гайсин бакча җиләген күләмлерәк - 1,7 гектар мәйданда үстерү белән шөгыльләнә. Һәм, танырга кирәк, ярыйсы гына уңышлы. Бу эш әти-әниләре Ринат Мәхмүдович, Надежда Григорьевна, тормыш иптәше Эльвира Дамировна белән бергә аның эшчәнлегенең төп юнәлеше булды.
Өченче ел инде Гайсиннар Иске Маты авылында бакча җиләге плантациясендә мавыгып эшлиләр. Бер сезонда уртача уңыш алу 3 тонна тәшкил итә. Һәм, үзләре раславынча, экологик чиста, химиясез, яратып һәм хәстәрлек белән үстерелгән продукцияне сату белән проблемалар юк. Натураль бакча җиләге Уфага, Татарстанның Азнакай шәһәренә озатыла.
Узган пәнҗешәмбедә район хакимиятендә район башлыгы А.Г.Андреев үткәргән эшкуарлык сәгатендә Илдар Ринатович җыелучыларны үз эшчәнлеген үстерү: бакча җиләге мәйданнарын 7 гектарга: 9 га яткын җирне чәчү әйләнешенә кертү; суыту һәм туңдыру камералары булдыру; эш процессларын механикалаштыру; җиләк бирү срокларын арттыру өчен климат шартларын исәпкә алып перспективалы яңа сортларны сайлап алу һәм үстерү буенча планнары белән бүлеште.
Эшкуарның милегендә авыл билгеләнешендәге 16 га җире, җиһазлары: тракторы, сабаны, печән чапкычы, культиваторы, таккычы, мотоблогы, пленка япкычы һ.б. бар.
Эшкуар район җитәкчелегенә бизнеска ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Аңа республиканың “Эш башлаучы фермер” программасында катнашу тәкъдим ителде. И.Р.Гайсин изотермик будка һәм суыткыч җиһазы белән “Газель”, тагылмалы җиһаз белән МТЗ-82 тракторы, авыл хуҗалыгы инвентарен саклау һәм хезмәтләндерү өчен производство бинасы, рассадаларны саклау өчен туңдыру камерасы сатып алуны планлаштыра.
Италия селекциясенең продукция бирүче сортларын үстерү алымнарының заманча технологияләрен һәм чит ил алымнарын, теплицалар файдалану җиләк бирү сортларын һәм күләмен арттырачак, яңа партнерларны җәлеп итәчәк, продукциянең бәясен киметү мөмкинлеге бирәчәк.
Бу эш шушы этапта зур чыгымнар һәм зур тырышлыклар, шул исәптән кул хезмәте таләп итә. Сезонлы бизнес туфрак һәм продукция әзерләү өчен ялланып эшләүчеләрне - 1,7 гектарга 20гә кадәр кеше җәлеп итүне күзаллый.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев И.Р.Гайсинның башлангычын хуплады һәм аңа “Стартап” программасында, шулай ук республикада гамәлдә булган башка дәүләт программаларында катнашуны тәкъдим итте.
Александр Георгиевич үз урынбасарлары һәм тиешле хезмәтләр алдына И.Р.Гайсинга, шулай ук район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән һәм авылда җиңел булмаган бизнес белән шөгыльләнергә теләүче барлык эшкуарларга конкрет ярдәм күрсәтү бурычын куйды.