-10 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 гыйнвар 2021, 12:13

Кая бәбиләр

Ракига Хамидуллина, Мостафа авылы

Авылыбыз гөрләп тора иде
Кая киттеләр ул бәбиләр?
Кайсы ишекне ачып карасаң да
Анда утыра олы яшьтәге әбиләр.
*** *** ***
Итәк тутырып бала үстерәләр иде
Кая киттеләр андый әниләр?
Мәктәп ишеген ачып керергә дә
Бетеп бара хәзер бәбиләр.
*** *** ***
Узган гасырда яшәгән әниләр
Үстергәннәр күпләп балалар.
Шул әниләрнең балалары да
Күпләп шулай бәби табалар.
*** *** ***
Киләчәгебез хакына
Уйласыннар иде булачак әниләр.
Киләчәгебезне дәвам итәргә
Күбрәк булсын иде бәбиләр.
*** *** ***
Узган гасыр заманында
Күпләп бала үскәннәр.
Әти-әни ярдәмендә
Үсеп буйга җиткәннәр.
*** *** ***
Баланы табып үстерү
Ата-ана теләге.
Безнең үстергән балаларыбыз
Киләчәгебезнең терәге.
*** *** ***
Яшь әниләр киләчәгебезгә
Изге балалар бүләк итегез!
Киләчәгебез дәвам итсен иде
Илебезне хөрмәт итегез!
Фото: Яндекс.ру
Читайте нас в