Бөтен гомерен ул медицинага багышлады, сайлаган һөнәренә тугры калды. Клара Хәмитовна 1991 елда Октябрьский шәһәре медицина училищесын тәмамлый. Һөнәри эшчәнлеген Иске Корыч табиблык амбулаториясендә башлый. Бүгенге көндә медицинада 29 ел стажы бар. Аларның җиде елын район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлекчәсендә эшли. Ә узган елның апрель аеннан хезмәттәшләре белән бергә COVID-19га шик булган авыруларны провизор госпиталендә дәвалауда һәм карауда катнаша.
Клара Хәмитовна һәрвакыт ачык йөзле, коллегалары һәм пациентлар белән ягымлы аралаша. – Искиткеч намуслы, җаваплы кеше, - диләр коллегалары.
Хезмәт стажы зур булуга карамастан, ул даими рәвештә һөнәри осталыкны камилләштерү курслары уза, һөнәри осталыгын ныгыта. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә югары квалификация категориясенә ия.
Кешеләргә хезмәт итү - игелекле кешенең төп билгеләнеше, - дип саный Клара Хәмитовна үзе. - Моның өчен осталык кына аз, чын сәләт, башка кешеләрнең газапларын җиңеләйтү, ярдәм итү омтылышы кирәк.
Тормыш иптәше Азат Наилевич белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ул искиткеч яхшы әни, тормыш иптәше һәм хуҗабикә.
Яңа ел алдыннан К.Х.Әделгәрәева матур юбилеен - 50 яшен билгеләп үтте. Коллегалары аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, оптимизм, иртәгәсе көнгә ышаныч, эшендә яңа казанышлар һәм гаилә иминлеге телиләр. Ул һәр көнне кешеләргә сәламәтлек, шатлык һәм бәхет бүләк итә. Эше катлаулы һәм җаваплы, осталык, кичектергесез карарлар кабул итүне таләп итә. Пациентларның рәхмәтләре һәм мәхәббәте һөнәри осталык, сизгер күңел өчен бүләк булсын.