+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2021, 16:54

Тел - белемнең ачкычы

Куштирәк урта мәктәбендә уку елы башыннан күп тәрбия чаралары үткәрелде. Башкорт теле һәм әдәбияты ункөнлеге аларның иң кызыклыларының берсе булып хәтердә калды. Фән белән мавыгуны үстерү, тел буенча белемнәрне камилләштерү, укучыларның интеллектуаль, иҗади сәләтләрен үстерү аның максаты булды

Ункөнлек кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Шул исәптән «Әкияттә кунакта», анда 7, 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Һәр катнашучы үз талантын ачарга, осталыкларын һәм актерлык талантын күрсәтергә тырышты. Бигрәк тә бабай белән әби ролен башкаручы 9нчы сыйныф укучылары Радмир Кәлимуллин, Дарья Гусева, кыз ролендә 7нче сыйныф укучысы Илмира Газизова искиткеч яхшы уен күрсәттеләр. 5-11нче сыйныф укучылары «Шигъри чылбыр», «Иң яхшы дәфтәр», «Иң белемле укучы» дип аталган гомуммәктәп конкурсларында иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген алдылар. Ә рәсем конкурсы 1-4нче сыйныф укучыларының стандарт булмаган фикерләвен ачты. Эмилия Гатина, Диләрә Камаева, апалы-сеңелле Хәсәновалар һәм Надир Кәлимуллинның эшләре аеруча кызыклы булды. М.Кәримнең «Безнең өйнең яме» китабы буенча укучылар конференциясе бүгенге укучыларның кызыксыну һәм мавыгу өлкәләрен ачыкларга ярдәм итте. Авыл мәдәният йорты директоры Миләүшә Ивановна Фәйзуллина белән берлектә «Кичке уен» оештырылды. Күренекле совет дипломаты, Башкортстанда туып-үскән Кәрим Хәкимовның тууына 130 ел тулуга багышланган интернет-викторина аеруча нәтиҗәле булды. Куштирәк авылы мәктәбеннән 15 катнашучы «Башкорт телендә җырлыйм» район конкурсы призерлары булдылар, 6нчы сыйныф укучысы 1 урынга лаек булды.
Башкорт теле һәм әдәбияты ункөнлегендә үткәрелгән чаралар теләгән һәр кешегә башкорт теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынап карау, сөйләм мәдәнияте, әдәбиятны белү дәрәҗәсен ачыклау мөмкинлеген бирде. Балалар башкорт теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында үткән чаралардан канәгать калдылар, тирә-юньдәгеләрнең аларның тел белән кызыксынуларын аңлавын һәм тырышлыкларын бәяләүләрен тойдылар.
Ункөнлек ахырында йомгак ясалды, мәктәпнең иң актив укучылары билгеләнде һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Ләйсән КАШАПОВА,
Куштирәк урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: