+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 гыйнвар 2021, 11:28

Тиз генә тозлы кәбестә әзерлик әле

2 кг кәбестә, 2 кишер, 1 баш сарымсак.Тозлык: 1 л суга 1әр стакан үсемлек мае, 6 %лы аш серкәсе һәм шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз

Кәбестәне саламлап турарга, кишерне кореяча салат әзерли торган угыч аша уарга, сарымсак изәргә. Барысын бергә эмаль савытка салып болгатырга.
Тозлык өчен кайнап торган суга тоз белән шикәр салырга. Алар эреп беткәч, суны уттан алырга һәм үсемлек мае, аш серкәсе салып болгатырга.
Кәбестәгә кайнар тозлык коеп, капкач капларга һәм 3 тәүлеккә салкынча урынга куярга.
Фото: Яндекс.ру
Читайте нас: