0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 гыйнвар 2021, 22:11

Ватанны саклаучыга - 95 яшь

Бөек Ватан сугышы ветераны, Учтым авылында туып, хәзерге вакытта Бакалы авылында яшәүче хөрмәтле Шәрхем Шәйгалләм улы Мәрданов 14 гыйнварда юбилеен - 95 яшен билгеләде

Районның ветераннар советы рәисе З.М.Солтанова, аның урынбасары А.Ә.Галәветдинов ветеранны олы юбилее белән котладылар, сәламәтлек һәм якыннарының, туганнарының ихтирамын тоеп озак яшәвен теләделәр. Зимфира Мансуровна ветеранга Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук Бакалы авыл Советы һәм ветераннар советы исеменнән бүләкләр тапшырды.
Русия Президенты хатында болай диелә: «Шәрхем Шәйгалләмович, Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйбыз! Без Сезнең буын - кыю, көчле рухлы кешеләр, чын геройлар белән чын күңелдән горурланабыз. Сез беркайчан да авырлыклардан курыкмадыгыз, дөрес юнәлештә баруыгызга, үзегезгә һәм иптәшләрегезгә ышандыгыз, Ватанга намус белән хезмәт иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! Сез чын герой!»
Чыннан да, ветеранның тормышы һәркем өчен үрнәк. Күп балалы крестьян гаиләсендә туып үсә. 1940 елда 7 сыйныфны уңышлы тәмамлап, «Кызыл күл» колхозында төрле эшләр башкаручы булып хезмәт юлын башлый. Барлык гаиләләрнең, шул исәптән Мәрдановларның да тормышларын астын өскә китергән сугыш башлана. Фронтка ике абыйсын, ә 1943 елның ноябрендә Шәрхемне дә алалар, аңа унсигез яшь тә тулмаган була. Ырынбур өлкәсендә өйрәтүләр үткәреп, бер төркем яшь сугышчыны көнбатышка җибәрәләр, анда Балтыйк буе территорияләрендә каты сугышлар барган була. Яшь солдатлар зур михнәтләр кичерә, эшелонны немец бомба утына тота. Тимер юлның зур өлеше, бомбага тотылу сәбәпле, зыян күрә һәм аларга зур араны җәяү үтәргә туры килә. Беренче сугышка Шәрхем Шәйгалләм улы 1нче Балтыйк буе фронтының 51нче армиясе 87нче Кызыл Байраклы укчылар дивизиясенең 8нче полкы составында керә.
Каты сугышларның берсендә Мәрданов контузия ала, авыр яралана. Белоруссия госпиталендә дәваланганнан соң янә фронтка эләгә. Ул, 1926 елда туган башкалар кебек үк, сугышта озак булмый, ләкин күпне күрергә, күпне кичерергә өлгерә, берничә тапкыр яралана. Ел ярым эчендә Латвия, Литва шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Җиңүдән соң, хезмәт итү вакыты тәмамланмаса да, яраларын исәпкә алып, аны демобилизациялиләр. Бу 1945 елның октябре була.
Туган якларына кайткач, колхоз эшенә чума. Комбайнчы, бригадир ярдәмчесе, аннан бригадир булып эшли. 1982 елда Учтым бригадасы бөртеклеләрне җыеп алу буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм район буенча беренче урынга чыга. Шушы хезмәт уңышлары өчен Шәрхем Шәйгалләм улы «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Озак еллар дәвамында авыл Советы депутаты итеп сайлана, лаеклы ялга хезмәт ветераны булып китә.
Хатыны Әсма апа белән алар матур гомер кичерәләр, өч бала - уллары Шәфәгать һәм Зиннәт, кызлары Мәгъфияне тәрбияләп үстерәләр. Олы яшьтә булуына карамастан, элекке фронтовик бар уңайлыклары да булган фатирда берүзе яши, әмма балалары көн саен янына килеп, хәлен белешәләр, хәстәрлек һәм ихтирам эченә алалар. Матур юбилее көнендә дә туганнары һәм якыннары әтиләрен, бабаларын котларга, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләргә дип бәйрәм табыны артына җыелдылар. Балалары билгеләп үткәнчә, әтиләренең тормыш юлы алар өчен һәрвакыт намуслы, фидакарь хезмәт, патриотизм һәм ныклык үрнәге булачак.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: