+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 гыйнвар 2021, 11:41

Даян Баян улы Мурзинның 100 еллыгына

20 гыйнварда хөрмәтле якташыбыз, Бакалы районының Почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышы вакытында Белоруссия урманнарында партизаннар хәрәкәтен оештыручыларның берсе, Чехословакиянең милли герое, танылган «кара генерал» Мурзин Даян Баян улына 100 яшь тулган булыр иде

Бакалылар аны киң белемле, югары эрудицияле, бетмәс-төкәнмәс энергияле искиткеч кеше буларак белде. Даян Баян улы «Якташлар-бакалылар» җәмгыятенең актив әгъзасы булды, барлык мәдәни-күмәк чараларда катнашты. Кече туган иленә кайткан вакытларында авыл халкы тормышы белән кызыксынды, биредә көч һәм энергия алды. Яшь буын өчен үрнәк булды һәм булып кала.
Читайте нас: