Элек-электән никахны татарлар мәчетләрдә укыткан. Совет чорында гына, тыелган булу сәбәпле, бу йоланы кәләш йортында үткәрәләр. Аларның мәчеттә укылганнары аеруча изге һәм ныклы санала. Иске Корыч авыл биләмәсе Камай авылының яңа мәчетендә беренче никах узды.
Өлкән яшьтәге кешеләр сүзләренчә, мондый йола соңгы 100 елда беренче тапкыр оештырылган. Кайчандыр авылда мәчет булган, әмма революция алды елларында, күп кенә авыллардагы кебек, юк ителгән. Соңрак, Аллаһы йортлары яңадан тергезелә башлагач, гыйбадәтханә шәхси йортларның берсендә оештырылган булган, әмма бу бина да яраксызга әйләнгән. Ул чакта, берничә ел элек, инициативалы камайлылар ярдәмендә яңа мәчет төзү турында карар кабул ителә. Меценатлар - әлеге авылдан чыгучылар да табыла, алар төзелешнең төп иганәчеләре булалар. Болар - Уфа шәһәрендә яшәүче һәм төзелеш өлкәсендә бизнес алып баручы Рүзил Әгъләмович Гарипов һәм аның балалары. Шулай итеп, 2018 елда булачак мәчет урынына беренче таш салына һәм объект төзелеше башлана. Мәчет аеруча матур, үзенчәлекле, башкаларга охшаш булмасын өчен, проектын аңа нигез салучы һәм аның фикердәшләре махсус сайлаганнар. Бүген бу ният тормышка ашты дип әйтергә була - авылның үзәк урамында урнашкан мәчет гаҗәеп матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Биредә эчке эшләр тәмамланган диярлек, тирә-юнь территорияне төзекләндерәсе калган. Язын биредә коймалауны, балалар мәйданчыгы урнаштыруны, чәчәкләр һәм агач үсентеләре утыртуны планлаштыралар.
Мәчет рәсми рәвештә ачылган булмаса да, авылдашларны берләштерүче урынга әверелде, анда рухи җылылык һәм тынычлык тоела, ә бу исә мәхәллә кешеләре өчен бик мөһим. Бирегә өлкән буын җомга намазына җыела һәм алар мәчеткә яшьләр дә килер дип өметләнә. Вәгазь укуны авыл халкы мулла Мөнәвир Гыймазетдиновка тапшырды, чөнки аның авылдашларны берләштерә алачагын, үзен изге бурычын үтәүгә багышлаячагын, энергиясен, белемен һәм талантын кешеләргә юмарт бирәчәген беләләр.
9 гыйнварда биредә яшь камайлылар Ринат һәм Регина Гыймазетдиновларның никахы булды. Әти-әниләре дә аларның карарын хуплаган.
Ринат һәм Регинаны никахлары белән котлыйбыз, аларның гаиләсе изге урында Аллаһының фатыйхасын һәм бәрәкәтен алды.