Янгыннарның күбесе торак секторда булды. Яну продуктлары белән агулану кешеләрнең һәлак булуы сәбәпләре арасында беренче тора.
Янгын вакытында кешеләрне коткаруның реаль мөмкинлекләренең берсе - автоном төтен янгын извещателе урнаштыру. Бу автоном энергия чыганагыннан эшләүче кечкенә җайланма. Елга кимендә бер тапкыр батареяләрен алыштырырга кирәк. Һәм вакыт-вакыт, ярты елга бер тапкыр, камераны алып, өстенә кунган тузанны тузансуырткыч белән өрдерергә, бу тузан утырганлыктан ялгыш эшләп китмәсен өчен кирәк. Төтен чыккан очракта, извещатель көчле тавыш чыгара. Бу бигрәк тә мөһим, чөнки кешеләрнең үлеменә китергән янгыннар күбесенчә төнге вакытта, кешеләр йоклаганда була.
Сигнал кешеләргә хәбәр итә, янгынны сүндерү яки эвакуация буенча оператив чаралар күрү мөмкинлеген бирә.
Извещатель һәр бүлмәгә, фатир коридорына, янып китү ихтималы булган биналарда куелырга тиеш. Алар түшәмгә яки, паспортта күрсәтелгән ара калдырып, стенаның түшәмгә якын өлешенә урнаштырыла. Янгын извещательләренең бәясе 250 сумнан 500 сумга кадәр.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Дүртөйле районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге гражданнарга үз торак-ларын автоном төтен янгын извещателе белән җиһазларга тәкъдим итә.
Фларид ЯМАЛОВ, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.