0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 гыйнвар 2021, 12:01

Өе нурлының йөзе нурлы

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәкләрдә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр арта бара, алар арасында яшьләр дә, олылар да байтак.

Яңа Балыклы авылында гомер итүче Анна Дмитриевна Новикованың чигүләре матурлыклары белән сокландыра һәм таң калдыра.
Кул эшләре белән ул балачактан ук мавыккан. Әнисеннән, апаларыннан чигү серләренә төшенеп, өйрәнеп үсә. Ныклап шөгыльләнүе 28 яшьләрдә башлана. Башта кулъяулыклар, алъяпкычлар, өстәл япмалары чигә.
- «Өе нурлының йөзе нурлы», ди халык. Чыннан да, хуҗабикәнең өенә барып керсәң, чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр, рамлап куелган чигүләр, өстәл һәм диван япмалары күзнең явын алып тора, - дип билгели педагогик хезмәт ветераны Рәсимә Шәйдуллина. - Быел Башкортстанның «Ак калфак» төбәк иҗтимагый татар хатын-кызлары берләшмәсе ике бәйге: «Татарның чигүле сөлгесе» һәм «Гүзәлләр тудырган гүзәллек» виртуаль бәйгесен оештырды.
Сөлге бәйгесенең төп шарты: чигелгән сөлгедә район һәм республика чагылыш табарга тиеш иде. Беренче виртуаль ярышта, безне шатландырып, Яңа Урсайдан Венера ханым Каһирова сөлгесе - I дәрәҗә, ә Анна Дмитриевнаның эше III дәрәҗә дипломга лаек булды. Ике чигү остасы «Гүзәлләр тутырган гүзәллек» бәйгесендә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Анна Дмитиревна еш кына өенә оныкларын һәм аларның дус кызларын җыя. Үзенең киңәшләрен бирә, чигү серләренә төшендерә. Хәтта авыл клубында чигү түгәрәге ачып җибәрү хыялы белән янып йөрибез.
- Кул эшләренә «вакыт җитми» дип әйтүчеләр күп. Әмма үзеңә илһам, юаныч, канәгатьлек бирә торган кул эше өчен, теләгәндә, аны һәрвакыт табып була, - ди ул елмаеп.
Оныкларына, гомумән, яшь кызларга киңәше шундый: «Кулыгыздан телефоннарыгызны куеп, күңел биреп чигәргә өйрәнсәгез, бервакытта да үкенмәссез, чөнки матурлык иҗат иткән кешенең күңеле матур була».
Анна Дмитриевнаның эше дәвамлы булыр, яшьләр арасында алмаш үсәр дип ышанабыз.
Читайте нас: