+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 февраль 2021, 15:11

Белүчеләр, хәбәр бирегез!

2018 елда «Совет патриоты» эзтабарлар отряды катнашучылары Клест (Сюрья-саари) утравындагы Выборг култыгында совет сугышчыларының билгесез каберлеген таптылар. Утрауда һәм архивларда ике ел алып барылган эшләр нәтиҗәсендә 1940 елның мартында совет-фин сугышы вакытында утрауны штурмлаган вакытта һәлак булган 324 сугышчының һәм командирның исемнәре ачыкланды. Каберлекнең паспорты төзелде, мемориалны төзекләндерү эшләре бара.

Эзләнү эшләре вакытында биредә Бакалы районында туып-үскән, Иске Корыч авылыннан булырга мөмкин, сугышчы сөякләре табылды, ул - Гайсин Гали Галиевич, кызылармеец, укчы, 1912 елда туган. Запастан чакыртылган, 1940 елның 12 мартында Сюрья-саари утравында һәлак булган. Аның туганы Гайнетдинов.
Хөрмәтле бакалылар! Бу уңайдан нинди дә булса мәгълүмат билгеле булса, 8-9213585771 телефоны (ватсап, вайбер; е-mail: [email protected].) буенча эзтабарлар отряды командиры Богданова Ольга Валентиновна белән элемтәгә чыгуыгызны сорыйбыз.
Читайте нас: