+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
7 февраль 2021, 17:54

Игелеге белән хөрмәт казанды

М.С.Корбыевның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Үсмер малай ат белән чәчү дә чәчә, тракторчы ярдәмчесе булып та эшли, көтү дә көтә. Тырыш, эшлекле сыйфатлары күренеп торган үсмерне ындыр бригадиры итеп тә билгелиләр. Гомумән, сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә кичерә ул.

Авылдашыбыз М.С.Корбыевның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Үсмер малай ат белән чәчү дә чәчә, тракторчы ярдәмчесе булып та эшли, көтү дә көтә. Тырыш, эшлекле сыйфатлары күренеп торган үсмерне ындыр бригадиры итеп тә билгелиләр. Гомумән, сугыштан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә кичерә ул.
Өч ел армия хезмәтен үтеп кайткан Миңне-назыйф Куйбышевта тимер юлы идарәсенә эшкә урнаша. Эшчән, туры сүзле егетне бригадир итеп куялар. Әмма күңел туган якларга тарта. Бала чактан җигелеп үскән егет колхозда иң авыр, иң җаваплы тармакларда эшли. 16 ел авыл халкын баллонлы газ белән тәэмин итә. Эшләвенең беренче елларында ук, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, җитмеш йортка «зәңгәр ягулык» кертелә, колхоз фермалары биналарына газ үткәрелә. Озак еллар бригадир булып эшли. Сарыкчылык, сөтчелек фермалары коллективларын җитәкли.
Күңелендә кечкенәдән бер Аллаһы Тәгаләгә ышану булган Миңненазыйф Салих улы лаеклы ялга чыккач та мәчеткә йөри, җомга намазларын калдырмый. Авыл картлары аны мәчет казначее итеп куялар, ә 2010 елдан аны имам-хатыйб вазыйфасына билгелиләр.
Яратып өйләнгән җәмәгате Тәзкирә Мотаһар кызы белән бер-берсенә булган мәхәббәтне гомер буе саклап, 61 ел тату яшәделәр. Иманлы, тәртипле балалар үстерделәр. Тәзкирә апа инде ахыйрәткә күчте, Миңненазыйф абый балаларының игелеген күреп, аларның күңел җылысын, ярдәмен тоеп яши.
Олуг 85 яшьлек юбилеенда ул якыннарының, авыл халкының котлауларын кабул итте. Бакалы районы имам-мөхтәсибе Хисамбиев Рузалим Мөбарәк улы, авыл хакимияте башлыгы Гыйззәтуллин Илнур Әгъзаметдин улы, Насыйров Әбүзәр Шәкүр улы, Закиров Фирдәвис Солтангир улы һәм башкалар, юбилярны котлап, авыл халкы арасында зур эшләр башкаруы өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән дәрәҗәле бүләк – “Әл-Игътисам” (Бердәмлек) медален тапшырдылар. Бу бүләк җәмгыятьне рухи-әхлакый тергезү, халыклар арасында татулыкны ныгыту эшендә күренекле хезмәтләр өчен бирелә. Авылдашларым арасында игелекле эшләре белән дан тоткан шундый кешеләр барлыгы күңелне шатландыра.
Роза МЕДВЕДЕВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Мостафа авылы.
Читайте нас: