+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 февраль 2021, 16:11

Матур елмаю - һәр укучыга

Хәзерге вакытта сәламәт буын формалаштыру проблемаларына, сәламәт яшәү рәвеше принципларын кертүгә җитди игътибар бирелә. Һәм, әлбәттә, моңа күп кенә дәүләт һәм төбәк программалары, гомумдәүләт проектлары юнәлдерелгән. Шул исәптән республика башлыгы Р.Ф.Хәбиров инициативасы белән оештырылган «Мәгарифтә күтәрелеш» белем бирү проекты.

Әлеге белем бирү проектының «Сәламәт елмаю» модулен тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Бакалыдагы 2нче мәктәптә стоматология кабинеты ачылуга тиздән бер ел тула. Бу вакыт эчендә биредә 400дән артык мәктәп укучысы профилактик карау һәм кирәкле дәвалану алды, ә учреждениедә барлыгы 920 бала укый.
Яшь пациентларны табиб-стоматолог Э.Р.Риянова кабул итә. Эльвира Рәисовна Бакалының берьюлы ике мәктәбендә: сишәмбе, чәршәмбедә - 1нче, атнаның калган өч көнендә 2нче мәктәптә эшли. Ул кариесны дәвалый, тешләрнең дөрес урнашуына һәм дөрес формалашуына йогынты ясаучы сәбәпләрне ачыклый, теш казнасының дөрес формалашуын һәм сөт тешләренең даими тешләр белән алмашынуын күзәтә, зарарлы гадәтләр табылганда алардан арынырга ярдәм итә. Теш алдырырга яки рентген ясатырга кирәк булганда, табиб үзәк дәваханәгә юллама бирә. Табиб дәвалауны ата-аналарның язма ризалыгы белән генә башкара, алар мәктәп укучыларының шәхси карталарына җыелып бара. Моны мәктәпнең шәфкать туташы А.К.Зарипова катгый күзәтә.
Моннан тыш, стоматолог балалар белән профилактик әңгәмәләр, гигиена дәресләре үткәрә, тешләрне дөрес чистартырга, авыз куышлыгын чайкарга өйрәтә, ә балалар җиңелрәк аңласын өчен, кабинеттагы күрсәтмә әсбапларны файдалана. Стоматология кабинеты шәфкать туташы Л.А. Вәлиева документлар тутыра, барлык мәгълүматларны компьютерга кертә, инструментларны эшкәртә.
Ата-аналар һәм балалар бик канәгать, чөнки уку процессыннан аерылмый гына квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге бар. «Мәктәптә шундый кабинет булуына, табибның тешләргә бәйле проблемаларны вакытында ачыклап кирәкле дәвалауны уздыруына шатбыз, - ди ике кыз әнисе Светлана Әхмәтова, - ә безгә, аларны стоматологка алып бару өчен эштән китәргә, кабул итүгә язылырга, чиратта торырга кирәкми. Белгечләр яхшы, игелекле, эшне сыйфатлы һәм намус белән башкаралар. Рәхмәт аларга».
- Мин инде бөтен тешемне дә дәваладым, - ди унберенче сыйныф укучысы Вадим Соколов. - Чыгарылыш сыйныфта укыйм, тиздән имтиханнар, вузга керү, җәй көне тешләрне дәваларга вакыт булмаячак. Бердәм дәүләт имтиханнарына кадәр барлык тешләрне дә тәртипкә китерергә планлаштырам, чөнки аларның сәламәтлеге һәм торышы кеше өчен бик мөһим.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: