+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 февраль 2021, 10:00

Республика көнендә язылдык, Яңа елга приз оттык

Камаевлар гаиләсе: "Яңа 2021 ел безнең гаиләбез өчен күңелле вакыйгадан башланды. Бу шатлыкның сәбәбе-районның «Бакалинские зори» – «Авыл таңнары» гәзитендә безнең гаиләнең приз отуы турында хәбәр иде".

Яңа ел бәйрәме көннәрендә, иң яраткан һәм төп тәмлекәч мандарин булганда, бер тартма җимеш оту безнең өчен, бигрәк тә балалар өчен, зур шатлык булды.
Редакциягә мондый бүләк биргән иганәчегә чиксез зур рәхмәтебезне белдерәбез. Кызганычка каршы, ул исемен атамаган, билгесез калган. Шулай булса да, без аңа бүләк өчен һәм редакция хезмәткәрләренә абунәчеләр арасында приз уйнату матур традициясе өчен рәхмәт белдерәбез. Ихлас күңелдән тапшырылган бүләкне алу, гәзитчеләр тарафыннан күрсәтелгән игътибарны тою бик күңелле булды. Район гәзите редакциясе коллективы мәгълүмат биреп кенә калмый, гәзит укучылар белән бәйләнеш тота, призлар уйнатып, безне шатландыра.
Әлеге вакытта гәзиткә икенче яртыеллыкка алдан язылу бара. Районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: район гәзитенә язылыгыз, укыгыз, район яңалыкларын белеп, кызыксынып торыгыз. Призга килгәндә: кем белә, бәлки сезгә дә уңыш елмаер!
Камаевлар гаиләсе.
Яңа Тымытык авылы.
Читайте нас: