Без тарихи вакыйгаларга бай булган үткәнебезне, бөтен ил белән бергә ачлыкны һәм сугышны кичергән, халык хуҗалыгын тергезгән, район үзәге Бакалыны, район торак пунктларын төзегән һәм төзекләндергән бакалыларның данлы исемнәрен кадерләп саклыйбыз.
Һәр авылның, кешенеке кебек, үз биографиясе, үз йөзе бар. Бу үткәннәре һәм бүгенгесе, урман-кырлар, табигать һәм истәлекле урыннары гына түгел, кешеләрнең киләчәккә омтылган эшләре һәм язмышлары да. Туган ягымның төп байлыгы - талантлы, хезмәт сөючән кешеләре. Үзләренең көндәлек хезмәтләре белән илнең абруен формалаштыручы кешеләр. Яңа Илек авылында шундый күп кешеләр туып-үскән. Алар арасында Александр Николаевич Мрясов та бар.
Ул гадәти булмаган язмышлы кеше. Александр Николаевич күп балалы, хезмәт сөючән, эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башланган елда туып, сугыштан соңгы балачакның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Әлбәттә, авыр була. Шулай да балалар балалар инде - алар футбол уйныйлар, йөгерәләр, сикерәләр, спортны яраталар. Кечкенә Сашага 10 яшь булганда, мәктәптә җиңел атлетика секциясе эшли башлый. Ул шунда ук аңа языла, һәм шул мәлдән алып җиңел атлетика аның мавыгуына әверелә.
Яңа Илек мәктәбен тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, язмышы аны ерак Чиләбе өлкәсенең Миасс шәһәренә китерә. 40 елдан артык ул «Урал» автомобиль заводында агрегат цехында көйләүче булып эшли һәм һәрвакыт предприятиенең спорт хәрәкәте лидеры була. Тренер эше белән шөгыльләнә, бик күп беренче разрядчылар, спорт мастерлыгына дүрт кандидат әзерли.
Аның исәбендә - җиңел атлетика ярышларында йөзләгән җиңү. Ул Русия һәм Европаның 78 марафонында катнашу, Австрия-Венгрия халыкара супермарафонында җиңгән өчен алтын медаль, Швейцариядә күптөр ярыш буенча Европа чемпионатында көмеш медаль яулый, 13 тапкыр халыкара ярышларда катнаша. 2013 елның августында Турин шәһәрендә (Италия) узган Бөтендөнья Ветераннар уеннарында Русия данын яклады. Шулай ук ул Чиләбе шәһәрендә Олимпия уты факелын йөртүче булды.
Күп еллар дәвамында Александр Николаевич, гадәттәгечә, көз көне мәктәпкә призлар, кубоклар, грамоталар белән килеп йөрде. Һәр тапкыр балалар аның белән очрашуны түземсезлек белән көттеләр. Беркем дә читтә калмый иде. Бу очрашулар җылы шартларда үтте. Ул һәрвакыт спорт пропагандисты, актив һәм сәламәт яшәү рәвеше тарафдары булуы турында сөйләде. Спорт аның өчен - тормыш үзе иде. Су, һава, ут һәм җир кебек. Спорт аңа яшәргә, алга барырга, киләчәккә өмет белән карарга мөмкинлек бирә. Ә бу эштә аңа һәрчак туган җиргә мәхәббәт ярдәм итә.
Туган җиргә мәхәббәт - ул, барыннан да элек, син беренче адым ясаган, үскән, тугры дуслар тапкан, беренче мәхәббәтеңне очраткан, олы тормышка адым ясаган туган җиреңә мәхәббәт. Язмыш кая гына ташласа да, туган авылы аның өчен изге булып кала, аны һәрчак сагынып кайтты. Чөнки нәкъ менә кече туган илендә һәр гражданин патриотизм, горурлык, соклану кебек югары хисләр кичерә. Александр Николаевич һәр тапкыр, төрле илләрдә җиңү пьедесталында басып торганда, күз алдымда тулы башаклы басулар, сандугачлы кырлар һәм үтәкүренмәле сулы Сөн елгасы торды, дип әйтә иде. Туган ил турында хатирәләр аның йөрәген дулкынландыра һәм туган җире һәр тапкыр үзенә дәшә.
2020 елның сентябрендә ул авылга чираттагы тапкыр чара үткәрү өчен кайтты. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе сәбәпле, ел саен үткәрелүче кросс оештырылмады. Бу аның соңгы килүе булган икән... Башкортстан Республикасында игълан ителгән «Яхшы шимбә» акциясе кысаларында без якташыбыз, җиңел атлетика буенча спорт ветераны, ветераннар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы, Олимпия факелын йөртүче Мрясов Александр Николаевич истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары үткәрергә булдык. Аның турында истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр...
Яңа Илек мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча