0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 февраль 2021, 11:33

Күзгә-күз карап сөйләшү

Тактагул авылында Хакимият көне узды

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе авыл биләмәсе башлыгының 2020 елга отчеты булды. Л.М.Ахунова авыл биләмәсендәге эшләр торышы белән таныштырды, авыл Советы территориясендә тормышка ашырылучы программалар турында сөйләде, социаль тәэминат, экологик хәвефсезлек һәм территорияләрне төзекләндерү мәсьәләләренә кагылды. Коронавирус инфекциясе хәвефенә карамастан, авыл Советы территориясендә барлык эшләр вакытында башкарылган. Мәктәп, авыл мәдәният йорты, китапханә, ФАПлар гадәти режимда эшләүләрен дәвам итә, юллар, зиратлар, контейер мәйданчыклары тиешле тәртиптә ?тотыла. Авыл биләмәсе башлыгы авыл Советы депутатларына, актив һәм инициативалы гражданнарга, «Агро-РЕСУРС» ҖЧҖ база хуҗалыгына, шәхси эшкуарлар А.Г.Гыйльметдиновка, А.М.Гәрәевка ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аларның, шулай ук урындагы инициативаларның төрле программалары ярдәмендә авыл Советы территориясендә зур эш башкарылган: зират коймалары яңартылган, юллар күтәртелгән, чишмәләр, һәйкәлләр төзекләндерелгән һәм чистартылган, чүплекләр бетерелгән, янгын извещательләре урнаштырылган һәм башкалар. Бу авыл Советы да, авыл халкы да бердәм командада эшләве, күп кенә мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү аларга, аларның актив катнашуына һәм җаваплылыгына бәйле булуын аңлаулары турында сөйли. Шуңа күрә халык туган җирләрен матуррак, чистарак итү, төзекләндерү өчен программаларда, өмәләрдә актив кат- наша.
Башкарылган эшләр күп, әмма эшлиселәр тагын да күбрәк. Болар - Тактагул авылын су белән тәэмин итү, Иске Маты авылыннан Тактагулга кадәр, Тактагулдан Иске Корычка кадәр юлларның торышы, Маты елгасы аша күперне төзекләндерү һәм башкалар. «Аек авыл-2020» конкурсында катнашу буенча да зур эш башкарасы бар.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге начальнигы Н.А.Насыйров авыл Советы территориясендә криминоген хәл турында сөйләде, Тактагул авыл Советы бу планда иң иминнәрнең берсе булуын билгеләде. Узган ел биредә бер генә җинаять тә теркәлмәгән, әмма гражданнар уяулыгын югалтмаска тиеш, дип кисәтте ул. Соңгы вакытта районда телефон аша мошенниклык кылу очраклары күбәйде, таныш булмаган кешеләр үзләрен банк, төрле компанияләр хезмәткәрләре дип таныштырып, теге яки бу махинацияләр башкаралар. Шуңа күрә Н.А.Насыйров гражданнарны уяу булырга, хокукка каршы барлык гамәлләр яки мондый гамәл кылынуга шик булганда кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә өндәде. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе шулай ук хокук бозуларны профилактикалау эше турында сөйләде.
Аннары район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Р.З.Хәйдәров чыгыш ясады. Рамил Зәкиевич узган очрашуда халык күтәргән мәсьәләләргә тукталды. Шуларның берсе - Кандалакбаш авылына керү юлын ремонтлау. Район башлыгы урынбасары яз көне, һава торышы яхшыру белән, Кызыл Бүләк авылы янында урнашкан карьер комташы белән юл күтәртеләчәк, дип ышандырды. Мобиль элемтә һәм интернет мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгәнен билгеләп үтте. Элемтә операторлары әлеге территориядә өстәмә элемтә башнялары урнаштырырга җыенмый, һәм бу мәсьәлә ачык кала. Р.З.Хәйдәров шулай ук Кандалакбаш авылына газ кертү, Маты елгасы аша күперне ремонтлау, контейнер мәйданчыкларын урнаштыру кагыйдәләре, яңа график буенча каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм башка сорауларга анык җаваплар бирде.
Сораулар буенча гражданнар фикер алышты. Аларны юлларның торышы, авылга газ кертү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар, халык исәбен алу һәм башка мәсьәләләр борчый. Гадәттәгечә, җыелышта ветераннар аеруча актив булдылар. Аңлашыла да, алар монда туып-үскән, эшләгән, бик күп реформаларны кичергән. Туган җир язмышына алар битараф түгел. Район җитәкчесе һәм аның урынбасарлары авыл халкының барлык сорауларына җавап бирделәр.
Очрашуны тәмамлап, А.Г.Андреев җыелучыларны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, узган елның коронавирус сәбәпле җиңел булмавын билгеләде, әмма бу планлаштырылган эшләрне башкарып чыгарга комачауламаган. Соңгы 10 елдагыга караганда бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыеп, аграрийлар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бакалы авылының Көнбатыш микрорайонына газ кертү буенча зур эш башкарылды, «Башкорт ихаталары» программасы буенча юллар ремонтланды, мәгариф, мәдәният, торак-коммуналь хуҗалык учреждениеләре тотрыклы эшләде, ә бакалылар сәламәтлеге өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә аеруча авырга туры килде. Ул барысын да сәламәтлекләрен сакларга, коронавируска каршы прививка ясатырга чакырды, үзе вакцина ясатуын билгеләп үтте.
Очрашуны йомгаклап, А.Г.Андреев аның барысы өчен файдалы булуын билгеләде. Александр Георгиевич авыл халкына активлыклары, үз торак пунктлары проблемаларына битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде.
Читайте нас: