0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 февраль 2021, 10:47

Балалар - бәхет ул

Гашыйклар көне алдыннан Шәйхетдиновлар гаиләсендә (Иске Корыч авылы), мәхәббәт һәм татулык җимеше булып, дөньяга сабый аваз салды, аңа Ралан дип исем куштылар.

Гашыйклар көне алдыннан Шәйхетдиновлар гаиләсендә, мәхәббәт һәм татулык җимеше булып, дөньяга сабый аваз салды, аңа Ралан дип исем куштылар. Төрек теленнән тәрҗемә иткәндә исем «мәһабәт, көчле, баһадир» дигәнне аңлата, бу исә беренче көннән үк сабыйның үз-үзен тотышында сизелә. Әти-әнисе аңа исемне кызлары Рамина исеменә охшаш итеп сайлаган. Малайга Ралан исемен бәхетле әни тәкъдим иткән, гаиләнең башка әгъзалары аны хуплаган.
Илдар һәм Лилия гаиләсендә кечкенә принцесса Рамина үсә, аңа бер яшь тә сигез ай. Кечкенә булса да, энесе тугач, үсеп киткәндәй тоела, мөстәкыйльрәк, энесен карауда әнисенә зур ярдәмче.
Шәйхетдиновлар гаиләсе бәхетне үзләре таба. Илдар белән Лилия көндәлек тормышта үз көчләренә генә ышанырга күнеккән. Хәзерге вакытта Иске Корыч авылында яшиләр, үз хуҗалыкларын алып баралар. 2020 елның язында Бакалы авылында зур матур йорт төзү өчен җир участогы сатып алганнар.
Үз шатлыклары һәм мәшәкатьләре белән яшәүче, тормышны, бер-берсен яраткан гаилә бергә яшәлгән һәр минутның кадерен белә.
- Безнең гаиләдә иң мөһиме, - дип серләре белән уртаклашалар Илдар һәм Лилия, - ачыклык, ышаныч, мәхәббәт һәм бер-береңә хөрмәт, үз кулларыбыз белән тудырган җылылык һәм уңайлылык.
Алина ТИМАШЕВА.
Читайте нас: