21 февральдә 12-16 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда Давид Хәйрзамановка ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узачак. Ярминкәдә балалар өчен товарлар (уенчыклар, китаплар, канцелярия товарлары), камыр ризыклары, кул эшләнмәләре, өлкәннәр өчен кием-салым һ.б. сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук ассортиментта камырга төрелгән сосиска, татлы мамык, кайнар чәй. Җыелган акча Давидны дәвалауга җибәреләчәк.
Сабыйда тумыштан 3 дәрәҗәдә уң як микротия, ишетү юлы атрезиясе. Балага колак яфрагын реконструкцияләү буенча 52,800 АКШ доллары бәясендә кыйммәтле операция кирәк. 3 млн сумнан артык акча җыярга кирәк әле.