+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 февраль 2021, 11:26

Искә алыйк!

Гаиләбез зур югалту кичергәнгә - кадерлеләребез Илшат Мирзанур улы, Зилия Гыйлембаян кызы, Галия һем Радмир Латыйповларның тормышы фаҗигале рәвештә өзелгәнгә бер ел була.

Гаиләбез зур югалту кичергәнгә - кадерлеләребез Илшат Мирзанур улы, Зилия Гыйлембаян кызы, Галия һем Радмир Латыйповларның тормышы фаҗигале рәвештә өзелгәнгә бер ел була. Ирле - хатынлы Илшат һәм Зилия - Иске Корыч һәм Катай авылларында туып-үстеләр, Усинск шәһәрендә яшәделәр һәм эшләделәр. Ире - нефть компаниясендә, хатыны сатучы булып хезмәт куйды. Бу бик матур, тату гаилә була, әле яшәргә һәм яшәргә иде аларга. Кызлары кияүгә бирәләр генә. Бәхетле киләчәккә планнар белән яшиләр... Олы уллары гаиләсе белән кала. Кадерлеләребез бик яхшы балалар, безгә игътибарлы һәм туганнарыбызга ярдәмчел булдылар. Алар турында яратып, юксынып искә алмаган бер генә көн дә юк. Янәшәбездә булмасалар да, алар һәрвакыт безнең йөрәкләрдә.
Латыйповлар турында безнең белән бергә искә алсагыз иде.

Әти-әниләре Баяновлар, апалары Ләйсән һәм Ралия, аларның гаиләләре, уллары-абыйлары Илназ, аның гаиләсе.
Читайте нас: