+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 февраль 2021, 12:46

Торт рецепты

Җиңел, йомшак торт.

Алабыз 5 йомырка, аерабыз агын сарысыннан. Хәзер шушы 5 йомырка агын миксер белән күпертә башлыйбыз, чеметеп кенә тоз, аннан ярты стакан песок салып йомырка агын күпереп бетерәбез. Хәзер теге 5 йомырка сарысын аерым күпертәбез, кушабыз шуңа ярты стаканнан әзрәк шикәр комы, күпертәбез. Хәзер инде ике массаны бергә кушып болгатабыз. Миксерны сүндерәбез, кушабыз 3-4 аш калагы майонез. Салабыз бер стакан ярым тирәсе иләнгән он (азрак булса да яхшы ), 1 чәй калагы разрыхлитель, ванилин. Онны ипләп кенә кертәбез массага, болгатабыз. Формага пергамент кәгазе җәеп, камырны салабыз. Духовкада 200 грдуста пешеререгә. Суынгач икегә бүлергә, крем ягырга. Кремны ярты литр 20 процентлы шәһәр каймагына чама белән песок салып болгатырга да, урта өлешкә, өске өлеш камырга ягырга.

Автор : Мәрьям Миңнеголова
Читайте нас: