+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 февраль 2021, 13:05

Тактагул халкы бердәм, тату һәм матур яши

Башкортстанда «Аек авыл» республика конкурсы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ул республикада Бөтендөнья башкортлары корылтае инициативасы белән үткәрелә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алкоголь продукциясе куллануны профилактикалау буенча эш алып барылган биләмәләрне ачыклау һәм хуплау максатыннан үткәрелә

Безнең районның авыл биләмәләре конкурска актив кушылдылар, район этабында катнашуга 47 торак пункт гариза бирде. Муниципаль этап чорында районның «Аек авыл»ы исеменә дәгъва итүчеләр үз территорияләрендә алкоголизмга каршы көрәш буенча төрле чаралар уздырдылар, агарту эше алып бардылар, хокук саклау органнары белән берлектә легаль булмаган спиртлы продукция белән сәүдә итүче нокталарны ачыклау буенча рейдлар үткәрделәр. Муниципаль районның оештыру комитеты, катнашучыларның презентация материалларын бәяләп, район этабына йомгак ясады.
Мондый чаралар «Аек авыл» конкурсының муниципаль этабында җиңүче Тактагул авыл Советы территориясендә дә узды. Алар - район җитәкчесе катнашлыгында Хакимият көне, күчмә үткәрелгән Гаилә консультацияләре көне һәм башкалар. «Сәламәтлек! Озын гомер!» дип аталган мәдәни-спорт бәйрәме чираттагы чара булды. Һава торышы салкын булуга карамастан, Тактагул авылы бу көнне концерт-күңел ачу мәйданына әйләнде, анда төрле милли ризыклар белән өстәлләр куелды, самавырдан чәй эчү, кул эшләре күргәзмәсе, төрле үлән чәйләре белән фитобар, өстәл һәм спорт уеннары өчен мәйданчыклар, концерт оештырылды. Төп урыннарның берсенә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мәгълүмат стендлары урнаштырылган иде.
Бәйрәм авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Чарада район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары О.А.Ефимов, муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов, район башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Г.Р.Закирова һәм башкалар катнашты.
Кунаклар халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар билгеләп үткәнчә, бу авыл Советының данлы үткәне, күркәм бүгенгесе бар, аның территориясендә мәдәният учреждениеләре, ФАП, мәктәп, мәчет, база хуҗалыгы уңышлы эшләп килә. Биредә бик тырыш халык яши, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Тактагул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте авыл активы, депутатлар, мәктәп коллективы, авыл мәдәният йорты, медпункт, мәчет белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һем алкоголизмны профилактикалау буенча эш алып бара. Авылның күп кенә кешесе спорт белән шөгыльләнә, актив яшәү рәвешен сайлый, спорт залына йөри, чаңгыда шуа, скандинавия таяклары белән йөри, нәтиҗәдә авыл урамнарында исерек кешеләр саны кимегән. Авылда күмәк чараларның күбесе нәкъ менә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Тактагуллылар үз үрнәкләрендә исерткеч эчемлекләрдән башка да гомернең матур булуын, эшли дә, ял итә дә белүләрен күрсәтәләр. Саф һавадагы бәйрәм дә шуны раслады.
Бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше спорт ярышлары булды. Кеглялар белән боулинг, чана, чаңгы, кәшәкәләр һәм шайба белән эстафеталар, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү һәм башка хәрәкәтле уеннар җыелучыларның барысында да кызыксыну уятты, һәркем катнашырга, үзенең җитезлеген күрсәтергә, бүләк алырга теләген белдерде.
Чаңгы юлында да халык күп иде. Авылда яшәүчеләрнең сүзләре буенча, анда һәрчак кеше күп, биредә яшьләр дә, өлкәннәр дә шуа. Яшьләргә үрнәк булып, «Сәламәтлек юлы»ннан чаңгыда иң җитез спорт ветераннары Зирәк һәм Зиннур Гафиятуллиннар, Салават Фәршатов, Газинур Маликов, Марат Зиннәтуллин, Әгълә Садыйков, Ринат Мансуров һәм башкалар үтте.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук Иске Корыч һәм Яңа Маты авыл мәдәният йортларыннан килгән кунаклар башкаруындагы концерт номерлары чараны тулыландырды һәм бизәде. Күршеләрен хупларга берничә авыл биләмәсе башлыгы килгән иде. Бу авыл Советы хакимияте биләмәдә генә түгел, күрше-тирәләре, хезмәттәшләре белән дә эш алып бара дигән сүз. Урманай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы З.З.Халисова: «Афәрин, тактагуллылар, зур эш башкардыгыз. Мондый чараларны оештыруның җиңел булмавын беләбез, узган ел үзебез дә бу конкурста катнаштык. Безнең Камай авылы финалга чыккан 12 торак пункт исәбенә керде һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы белән билгеләнде. Тактагуллыларга җиңүләрен телибез», - дип билгеләп үтте.
Спорт уеннары тәмамланганнан соң, мәдәният йорты фойесендә «тарихи сәгать» узды, аның барышында педагогик хезмәт ветераны М.Мусин җыелучыларны авыл һәм башкорт ыруы килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Теләүчеләр өчен чәй табыны куелган иде, сыйны авылда яшәүчеләр үзләре әзерләгән. Бәйрәм күңелле, гаиләдәгечә җылы узды, тактагуллылар авылның ничек яшәгәнен - тормыш мәсьләләрен күңелле, тату, иҗади, аек хәл итүләрен күрсәттеләр.
Март башында тактагуллыларга Уфа шәһәрендә үзләренең презентацияләрен якларга кирәк булачак. Аларга уңышлар телибез!
Читайте нас: