0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
28 февраль 2021, 16:40

Геройлар турында хәтер мәңгелек

23 февраль Русиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучы көне буларак билгеләнә. Ул хаклы рәвештә кыюлык, батырлык һәм патриотизм символы булып тора

Бу көнне Бакалыда Дан аллеясында тантаналы митинг һәм Яугир-азат итүче һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, муниципаль район Советы рәисе М.А.Киршина, депутатлар, оешмалар, учреждениеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, район үзәге халкы катнашты.
Башка авыл биләмәләре дә геройлар һәйкәлләренә чәчәкләр салу акциясеннән читтә калмады. Веноклар салу «Геройлар истәлеген саклыйк» Бөтенрусия акциясе химаясендә узды.
Читайте нас: