+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
1 март 2021, 10:55

Тормыш юлында (Ракига Хамидуллина, Мостафа авылы)

Без яшибез бу тормыштаБер беребезне хөрмәт итәргәЯшәп гомеребез узгачВакыт җитә инде безгә китәргә.

Вакыт җитеп киткәләгәнче
Яши белеп яшәгез, балалар.
Киләчәктә яшәр өчен
Үстерегез изге балалар.
*** *** ***
Бала табып тәрбияләп үстерү
Ата-ананың изге теләге
Үстергәндә биргән тәрбиясе
Ансы булыр олы бүләге.
*** *** ***
Киләчәгебез күркәм булсын өчен
Узган тормыштан үрнәк алыгыз.
Авырлыкларны җиңә белеп
Бердәмлектә алга барыгыз.
*** *** ***
Тормышыбызның матурлыгы өчен
Үстерсеннәр иде изге балалар
Киләчәгегезне уйламыйсыз
Нәрсә булды сезгә аналар.
*** *** ***
Безнең әти-әниләребез
Үстерделәр нинди балалар
Аларның шушы яхшы тәрбиясе
Баладан балаларга калалар.
*** *** ***
Балалардан балаларга
Якты булсын калдырасы юлыбыз
Киләчәкне саклар өчен
Изгеләрдән булсын иде уеыгыз.
Фото: Яндекс.ру
Читайте нас: