0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
3 март 2021, 15:15

Абый турында хәтер

Әфганстан безнең гаиләдә дә җуелмас яра булып калды. Без сугышта улыбыз, энем, абыебыз Ефимов Анатолий Александровичны югалттык.Без биш балалы зур тату гаиләдә үстек. Толик икенче бала, беренче малай иде. Энеләре, апа-сеңелләре арасында ул һәрьяклап аерылып торды. Тыныч, аралашучан булды, әти-әнигә ярдәм итте, балык тотарга, агач эшләрен яратты. Туган Боҗыр урта мәктәбе укытучыларының хәтерендә ул бары яхшы сыйфатлары белән калды: тыйнак, пөхтә, тәртипле, һәрвакыт беренче парта артында уң яктан утырды, сыйныфтагы унике егет тә аның дусты иде

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Анатолий тракторчы-машинист таныклыгы алды һәм, водительләр әзерләү курсын тәмамлап, машина йөртү хокукына ия булды, «Газик» руле артында эшләргә дә өлгерде. Әмма язмыш аны тынычлык урнаштыру миссиясен үтәү өчен сайлады. Ул туган яктан, яраткан әти-әнидән, туганнардан еракта булган Әфганстан таулары, тарлавыклары арасына барып эләкте. Туганнар белән Толик хатлар аша аралашты. Өйне бик сагынды, биш минутка булса да туган йортта булып китәсе килде, ә соңгысында хәтта йортыбызның рәсемен ясап җибәрде…
Тик абыйга аны күрү насыйп булмады. Ул «кара лалә»дә кайтты, авылыбыз зиратында җирләнде. Яшь гомере кинәт өзелде, кызлар озатырга, гаилә корырга, ир булырга, балалар тәрбияләргә дә өлгермәде.
Күп еллар инде ул арабызда юк, әмма кадерлебез безнең йөрәкләрдә яши. Без абый турында истәлекне кадерләп саклыйбыз. Ул бик аз яшәде, әмма үзенең кыска гына гомерен лаеклы үтте. Туган мәктәбебез дә аны онытмый, ел саен февральдә укытучылар укучылар белән Хәтер линейкасы үткәрәләр, Анатолийның каберенә, мемориаль тактага чәчәкләр, веноклар салалар, моның өчен без чиксез рәхмәтле. Мәктәп музеенда аның хөрмәтенә экспозиция ясалган. Узган уку елында ачылган «Герой партасын» яраткан абыебызга багышладылар.
Анатолийның бергә хезмәт иткән иптәшләренә хәйрия эшләре, дуслары, полкташлары турында истәлек саклаганнары өчен аерым рәхмәт әйтәсе килә. Узган елның җәендә алар аның каберендәге чардуганны алыштырдылар, ә 13 февральдә, Искә алу көнендә, мәктәп бинасында мемориаль тактаны яңарттылар. Бу чара совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуы көненә туры китерелде. Үз эшләрен, планнарын калдырып торып, алар республиканың төрле районнарыннан сугышчан иптәшләрен искә алырга килделәр. Аларны атап китәсе килә: Нуруллин Рамил Исламгалиевич, Хисмәтуллин Актимер Әхмәдиярович, Егоров Леонид Витальевич, Асылгәрәев Рудин Кимович, Әһлиуллин Фәнүз Миңнуллович, Ильященко Александр Иванович, Диденко Александр Владимирович, Загураев Николай Николаевич. Алар өлкәнәеп бара, медальләрен сирәк тагалар, армия көннәре турында еш сөйләргә яратмыйлар, үткән һәр минутның кадерен беләләр. Аларның истәлекләре Анатолийның тормыш юлы турында хикәяне тулыландырды. Унсигез яшьлек егетләрне язмыш Ватаннан еракта кырыс тормыш сынаулары үтү өчен сайлаган вакытларны элекке яугирләр яхшы хәтерли. Алар барысы да бу юлны лаеклы узды. Ул еллар вакыйгалары еракта калды, әмма алар өчен Әфганстан - үзе турында һәрчак искә төшереп торган күңел ярасы.
Дөнья битараф булмаган, ярдәмчел кешеләр кулларында. Аларның намуслылыгы һәм ярдәмчеллеге башкалар өчен үрнәк булсын. Шундый риясыз кешеләр дөньяда күбрәк булсын иде, шул чакта тормыш күпкә яхшырак булачак. Изге күңел, олы йөрәк өчен язмыш аларны лаеклы бүләкләсен, дип телим барлык туганнар исеменнән. Хөрмәт белән алар алдында баш иябез һәм чиксез рәхмәт белдерәбез!
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА, Бакалы авылы.
Читайте нас: