0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 март 2021, 09:21

Сибай – Сары тимер юлы төзеләчәк

Проектның бәясе - якынча 34,4 миллиард сум.


Хәбәр ителүенчә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм "Урал тау-металлургия компаниясе" җәмгыяте генеральный директоры Андрей Козицын республиканың "УГМК" белән хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышын үткәрде.
Анда Урал аръягында Сибай — Сары тимер юлын төзү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе дә тикшерелде. Бу мөһим проектның бәясе якынча 34,4 миллиард сум тәшкил итәчәк. Тимер юлларның озынлыгы 183 километр тәшкил итәчәк. Тимер юл тармагы республиканың Баймак һәм Хәйбулла районнары буенча узачак һәм төсле металлар эшкәртү предприятиеләрен Сибай һәм Буребай яткылыклары белән тоташтырачак. Проектны «Русия тимер юллары» катнашлыгында федераль акчаларны концессион килешү нигезендә җәлеп итеп тормышка ашырырга планлаштыралар. Республика Башлыгы техник-икътисади нигезләүне әзерләү, проектны тормышка ашыруның финанс моделен эшләү өчен махсус комиссия төзергә кушты.
Радий Хәбиров һәм УГМК генеральный директоры Андрей Козицын кул куйган килешү нигезендә эшче төркем утырышы даими рәвештә үткәреләчәк.
Андрей Козицын сүзләренә караганда, Башкортстанда 2021 елга УГМКның инвестиция программасы 18 миллиард сум дип бәяләнә, бу узган елгы дәрәҗәдән якынча ике тапкыр артык.
Сибай — Сары тимер юл тармагын төзү Урал аръягында берьюлы берничә логистик проблеманы хәл итәргә тиеш.

Фото:pixabay.com
Читайте нас