Катнашучылар көндәшләре алдында мастер-класс күрсәтте һәм үзләре башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгарды. Иң көчле биш укытучы бәйгенең “Укытучы-лидер” дип аталган соңгы турына узды. Менә алар: Динара Харисова (Уфа районы, А.М. Алымов исемендәге Михайловка мәктәбе), Раллия Шәрипова (Бакалы районы, Бакалы авылының 1нче мәктәбе), Ләйсән Имаметдинова (Октябрьский шәһәре, 12нче мәктәп), Айгизә Габдрахманова (Уфа шәһәре, 84нче Татар гимназиясе), Мәрвия Михайлова (Салават районы, Татар Малаязы мәктәбе). Бу сынаудан соң, алар арасында өч конкурсант сайлап алынып, “Ел укытучысы” бәйгесенең лауреатлары дип игълан ителергә тиеш.
Ә абсолют җиңүче “Пресс-конференция. Укытучыга сорау” сынавыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга матбугат вәкилләре, укытучылар, ата-аналар, хакимият вәкилләре белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, аларның сорауларына җавап бирергә туры киләчәк.