0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 март 2021, 18:07

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозлавык һәм җепшек кар турында искәртә

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне һава торышының бозылуы турында искәртә.

Ведомство хәбәр итүенчә, 23 мартта аерым районнарда бозлавык, җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитүе көтелә.
Синоптиклар фаразы буенча, төнлә урыны белән, көндез республикада кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -4,-9, аязлатканда -15, көндез -2,+3, көнчыгышта +8 градус була.
Читайте нас: