+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 март 2021, 20:34

Бәраәт кичәсе

Мөбарәк өч айның берсе Шәгъбанның 14еннән 15енә каршы кичәсен мөселманнар көтеп ала. Быел ул 27сеннән 28 мартка каршы төнгә туры килә, ягъни кояш баеганнан соң, Бәраәт кичәсе башланачак. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк.

Мөбарәк өч айның берсе Шәгъбанның 14еннән 15енә каршы кичәсен мөселманнар көтеп ала. Быел ул 27сеннән 28 мартка каршы төнгә туры килә, ягъни кояш баеганнан соң, Бәраәт кичәсе башланачак. Бу кичәдә Хак Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә. Бу изге кичәдә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен мөмкин кадәр изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кылырга тырышырга кирәк.
Шул көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте - һәм мәгъфирәте җир йөзенә таралып торыр. Хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Шәгъбан аеның ундүртенче кичәсе керсә, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз, чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне кояшның чыгуына кадәр дөнья галәменә рәхмәт күзе белән карар һәм боерыр: «Тәүбә һәм истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризык сораучы булса, аңа ризык бирәм. Кайгылы вә авыру кешегә шифа һәм саулык-сәламәтлек бирәм. Моннан башка нинди теләкләр булса, сорасыннар – бирермен», – дияр вә бу хәл кояш чыкканчы дәвам итәр», – дип әйтелгән.
Үзенең хатыны Гайшәгә Пәйгамбәребез Бәраәт кичәсе турында шулай дигән: «Шәгъбан аеның уртасындагы бу кичәдә Аллаһ Бәни Калб кабиләсе сарыкларының йоннары санынча кадәр кешеләрне җәһәннәмнән азат итәр». Башка бер хәдистә дә Пәйгамбәребез шундый хәбәр-нәсыйхәт биргән: «Бәраәт сезнең өчен зур форсаттыр, бик күп мөмкинлекләр бирүче изге кичтер. Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсеннән зуррак булса да, кайчан булганы төгәл билгеле түгелдер. Шуңа күрә Бәраәт кичендә күбрәк гыйбадәт кылыгыз». Әйтелгәннәрдән күренгәнчә, Бәраәт кичәсендә кешеләрнең бер еллык гамәлләренә нәтиҗә ясалып, шул гамәлләр ахирәт «архивына» тапшырылыр. Кем дә кем бу кичтә тәүбә-истигъфарлар кылып, гөнаһлары өчен гафу үтенсә, иншә кичәсе Аллаһ, шул узган елда кылынган гөнаһлары кешенең гамәл дәфтәреннән сызылыр. Соңра алдагы бер ел өчен бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкларның ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, шул киләчәк ел эчендә туачак һәм вафат булачак кешеләр – барысы да бу кичне билгеләнер. Пәйгамбәребез әйткәнчә, Бәраәт кичәсе – догалар вә теләкләр кабул була торган бер кич. Бу мөбарәк кичне үзебез, гаиләбез, балаларыбыз, милләтебез вә бөтен мөэмин кардәшләребез өчен дога кылып, Аллаһтан дөнья вә ахирәт бәхете сорарга кирәк. Бу мөбәрәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйхис-сәләм, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) янына килеп, болай дигән: «Йә, Аллаһның Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...» Танылган ислам галиме имам Сүбүки үзенең тәфсирендә болай диеп яза: «Дөреслектә, Бәраәт кичәсендә бер ел эчендә, җомга кичәсендә бер атна эчендә, ә Кадер кичәсендә гомер буе кылган гөнаһлар гафу ителә».
Көндәлек мәшәкатьләр ыгы-зыгысы белән без нәфел ураза, гыйбадәт һәм дога өчен вакыт һәм көч тапмаска мөмкинбез, әмма без гафләттә (ваемсызлыкта) булудан сакланырга, Аллаһы Тәгаләнең Бәраәт кичәсендә бирелгән бүләкләреннән файдаланып калырга ашыгырга тиеш! Алда бит мөбарәк Рамазан ае көтә!
Рузалим ХИСАМБИЕВ, «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы.
Читайте нас: