+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 март 2021, 11:54

Халкыбызның күңел гәүһәрләре

Милләтебезнең күңел гәүһәрләрен барлап, өйрәнеп, балаларыбызны татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары белән таныштыруны, рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатын куеп, Яңа Балыклы авылы китапханәсендә «Оста куллар» түгәрәге оештырырга булалар.Түгәрәк турында Яңа Балыклы авылы педагогик хезмәт ветераны Рәсимә сөйли.

Милләтебезнең күңел гәүһәрләрен барлап, өйрәнеп, балаларыбызны татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, йолалары, милли уеннары белән таныштыруны, рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү максатын куеп, Яңа Балыклы авылы китапханәсендә «Оста куллар» түгәрәге оештырырга булалар.
Түгәрәк турында Яңа Балыклы авылы педагогик хезмәт ветераны Рәсимә сөйли.
- Кышкы вакытта китапханәдә берничә дәрес үткәреп, беренче чигү күнекмәләре биреп, кызларда кызыксыну уяттык, әниләре дә бу эшкә кушылып китте. Авылыбызның оста чигүчеләре Анна Новикова, Зинаида Каменева, Анна Каменева үзләренең осталыклары һәм тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаштылар.
Февральнең бер көнендә хөрмәтле авылдашыбыз, остазыбыз Анна Дмитриевна Новикова барлык теләүчеләрне үзенә кич утырырга чакырды. Без, кул эшләребезне алып, кунакчыл хуҗабикә йортына җыелдык.
Үз чиратымда, мин чигү эше турында яхшылап аңлатма биреп, бүгенге көндә дә соклану уятырга сәләтле булган аның тарихына тукталып киттем. Хуҗабикә безгә әнисеннән милли мирас булып калган чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары, йортны бизәү өчен кулланылучы бизәкле япмалар күрсәтте. Аларны ул барысын ядкарь итеп кадерләп саклый, кул эшләре башкарганда өлгеләрен куллана.
Кич утыруга җыелучылар, ә алар арасында өлкән яшьтәге апалар да, яшь әниләр дә, кечкенә кызкайлар да бар иде, чигү серләренә бик теләп өйрәнделәр. Авылыбызда чигү остасы буларак танылган Анна Федоровна Каменева эштә кулланылучы бизәк үрнәкләре ясау ысуллары турында сөйләп үтте. Шигъри күңелле авылдашыбыз Ульмасова Саимә Сәгыйть кызы үзе язган җырын җырлап ишеттерде, бу кичәбезне тагын да ямьләндереп, җанландырып җибәрде. Яңа Балыклы балалар бакчасы тәрбиячеләре Айгөл Разетдинова һәм Римма Чибаркаева матур итеп җыр суздылар. Алар чигү эшенә өйрәнергә кызлары белән килгән иделәр.
Кичәне матур итеп оештырырга китапханәче Наталья Борисовна Васильева күп көч куйды. Ә чәй табыны милли ризыклардан сыгылып торды, ит бәлеше, кыстыбый, тәбә, күзикмәк белән чәй эчтек. Кичәбез файдалы да, ямьле дә үтте.
Мондый чараларга теләге булганнар тагын да кушылырлар, һәм эшебез дәвамлы булыр дип ышанам.
Читайте нас: