+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 март 2021, 13:49

Һәркем файдалана алырлык интернет

Санлы технологияләрдән файдалану тигезлеген тәэмин итү максатларында Башкортстанда «Һәркем файдалана алырлык интернет» төбәк проекты эшли башлады, республика хөкүмәте һәм «Ростелеком» җәмгыяте аның инициаторы булды. Программа кысаларында республиканың 262 торак пунктында яшәүчеләр, шул исәптән Бакалы районының 10 авылы халкы, оптик элемтә каналлары аша югары тизлекле интернет, санлы телевидение һәм телефон тоташтыру мөмкинлегенә ия булачак. Токберды, Яңа Балыклы, Килей, Иске Костей, Ахман авылларында интернет эшли башлады инде.

Башка торак пунктларда - Килкабыз, Катай, Камышлытамак, Юлтимер, Иске Әҗми авылларында тизлекле интернет, IP-телевидение һәм IP-телефоннар агымдагы елның маенда барлыкка киләчәк.
- Бакалы сервис үзәге директоры Александр Павлов сүзләренчә, бөтендөнья челтәре яхшы сыйфатлы, югары тизлеккә ия,- дип билгели район хакимиятенең мәгълүмати-аналитик эш секторы мөдире Миләүшә Риянова. Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җепселле оптик кабель сузып, конкрет торак пунктка интернет кертү генә түгел, аны һәр йорт хуҗалыгына җиткерү мөһим. Бу бушлай хезмәт, җиһазлар шулай ук түләүсез бирелә, моның өчен гариза язарга гына кирәк. Моны, 8-800-100-0-800 бушлай номерына шалтыратып, җиңел эшләп була. Телефон линиясе аша интернеты булган кешеләр, шулай ук бушлай җепселле оптик линиягә кушыла һәм сыйфатлы һәм тиз интернет ала ала. Тоташтырылган хуҗалыкларда элемтә югары дәрәҗәдә булган очракта, БР Хөкүмәте башка торак пунктларны җәлеп итеп, шундый ук проектны тормышка ашыру мәсьәләсен караячак.
Хөрмәтле район халкы, заманча хезмәтләрдән файдаланырга ашыгыгыз!
Фото: bakaly.bashkortostan.ru
Читайте нас: