+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 март 2021, 13:59

ШОКОЛАДЛЫ-ЭРЕМЧЕКЛЕ КЕКС

50 г 85 % какаолы шоколадны парда эретәбез. Шуңа 2 шәр аш кашыгы үсемлек мае, шикәр оны кушабыз.

50 г 85 % какаолы шоколадны парда эретәбез. Шуңа 2 шәр аш кашыгы үсемлек мае, шикәр оны кушабыз. Кекс савытларының эчке ягын шоколад белән “майлыйбыз”. Шул килеш туңдыргычка куябыз. Алгач, тагын бер кат “майлап”, әлеге эшне кабатлыйбыз.

Эчлек ясау өчен 360 г эремчек, 70 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр оны, йөзем кирәк. Шуны блендер белән болгатабыз. Сыек масса барлыкка килә. Туңдыргычтан алган савытларга эчлекне салабыз. Өстен шоколад белән каплыйбыз һәм тагын катырырга куябыз. 20 минуттан кекс савытларыннан алабыз. Тәмле шоколадлы-эремчекле шарчыклар әзер.

Автор: Гөлнара КӘБИРОВА
Фото: pixabay.com
Читайте нас: